Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 2019-23 елларда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең иң югары индексларын билгеләде.
Барлык район һәм шәһәрләрдә бу түләүләр 1 гыйнвардан 1,7 процентка арта башлаячак.
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр янә артачак. Бу юлы әлеге күрсәткечнең иң югары ноктасы 4 процент булмакчы.