Барлык яңалыклар
Икътисад
3 октябрь 2018, 11:59

Русия доллардан баш тартырга җыена

Әлеге процесс катлаулы һәм озак булачак, ди белгечләр.

Бу - экспертларның ВТБ башлыгы Андрей Костинның сүзләренә җавабы. Аннан алдарак Владимир Путин Русия икътисадының Америка валютасыннан баш тартуы буенча башлангычны хуплаган иде.
Ил башлыгының элегрәк тә сумны куллану практикасын киңәйтү һәм халыкара исәп-хисаплар күләмендә доллар өлешен кыскарту турында әйткәне булды. ВТБның доллардан баш тарту турындагы планын икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән финанс министры урынбасары Алексей Моисеев та хуплаганнар.
Андрей Костин бу башлангычны Америка Русия банкларына исәп-хисапларны долларда үткәрүне тыйган очракта кулланырга тәкъдим иткән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: