Барлык яңалыклар
Икътисад
27 август 2018, 16:46

Эш хакын күтәрү дәвам итә

Республикада һәм илдә халыкның керемен үстерүгә игътибар зур.

Агымдагы елның беренче яртысында республикада эш хакы 10,4 процентка арткан. Бу турында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт утырышында белдерде.
Бүген Башкортстанда уртача эш хакы 33 мең сумга якынлаша.
Шул ук вакытта Русия буенча уртача эш хакы үсүен дәвам итә. Гыйнварда бу күрсәткеч 33 945 сум булса, мартта ул 36 857 сумга җитте.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: