Барлык яңалыклар
Икътисад
16 август 2018, 11:59

Уңыш ничек булыр?

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, август уртасына чәчү мәйданнарының биштән бер өлешендә, якынча 380 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелып алынган.

Ләкин былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, игеннең уртача уңышы 1,4 центнерга азрак һәм бер гектардан 21,3 центнер тәшкил итә.
2017 елда 3,9 миллион тонна уңыш җыелган, быел исә ведомство 3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алырга ниятли.
Чагыштыру өчен: илнең иң уңдырышлы төбәге Кубань былтыр 10 миллион тоннадан күбрәк уңыш җыеп алган, уртача уңыш – гектарыннан 65 центнер.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: