Барлык яңалыклар
Икътисад
7 август 2018, 12:16

Башкортстанда күперләр яңартыла

Башкортстанда 2018-19 елларда юлларны төзекләндерү буенча территориаль заказга объектлар өстәлде.

Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Благовещен, Дүртөйле, Краснокама, Мәчетле, Туймазы һәм Шаран районнарында 9 күпер салыначак һәм реконструкцияләнәчәк.
Янә 11 күпер төзү һәм реконструкцияләү буенча проектлар кабул ителде. Бу объектлар Аскын, Дүртөйле, Илеш, Ишембай, Калтасы, Күгәрчен, Мәләвез, Мишкә, Учалы, Чакмагыш һәм Яңавыл районнарында урнашкан. Алар буенча эш 2020 елда башланачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: