Барлык яңалыклар
Икътисад
28 июнь 2018, 11:22

Кече бизнес форумына әзерлек бара

18-19 октябрьдә Уфада ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучы илләр төбәкләренең IV Кече бизнес форумы үтәчәк. Республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетында әлеге чарага әзерлек буенча киңәшмә узды.

Анда башкарма власть органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмәне комитет рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов үткәрде.
Чара кысаларында пленар утырышлар, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре эшкуарлары арасында эшлекле бәйләнешләр биржасы, бизнес вәкилләренең презентациясе һәм күргәзмәләре, шулай ук, төрле юнәлешләр буенча “түгәрәк өстәл”ләр һәм белгечләр сессияләре планлаштырылган.
Форумның төп максатлары – ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең эре һәм кече компанияләре арасында партнерлык бәйләнешләре булдыру аша эшкуарлык үсешен тизләтү өчен шартлар булдыру, төбәкара элемтәләрне ныгыту һәм үстерү, яңа килешүләр төзү, инвестицияләр күләмен һәм берлектәге бизнес-проектлар исәбен арттыру.
Чара Хөкүмәт, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырыла.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: