Барлык яңалыклар
Икътисад
18 июнь 2018, 11:27

Картаерга һич вакыт юк! Син, дускаем, шуны бел!

Илнең мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында пенсия яшен 2019 елдан арттыра башлау турында белдергән. Пенсия реформасы Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән очракта, хатын-кызлар – 63, ир-атлар – 65 яшьтән пенсиягә чыгачак. Әлеге реформа 2019 елның гыйнварыннан тормышка ашырыла башларга һәм, 15 ел эчендә берничә этаптан торып, ир-атлар - 2028 елга, хатын-кызлар 2034 елга шул яшьтән пенсиягә чыгарлык булырга тиеш.

Беренчеләрдән булып бу реформа 1959 елда туган ир-атларга, 1964 елгы хатын-кызларга кагылачак. Алар пенсиягә 61 һәм 56 яшьтә чыгачак.
Пенсия яшен үзгәртүне Русиядә гомер озынлыгының артуы белән аңлаталар. "Росстат" фаразлавынча, 2024 елда ир-атларның уртача гомере – 72,3, хатын-кызларныкы – 82,1 яшь булачак.
Пенсия реформасы авыр шартларда эшләүчеләргә, 8 яшькә кадәр инвалид бала, 5 һәм аннан да күбрәк бала караучы аналарга, аерым категория чирлеләргә кагылмаячак.
Әйткәндәй, Башкортстан - озын гомерлеләр саны буенча Русиядә беренче 5 төбәк исәбендә. Бүген республикада 100 яшьтән өлкән 158 кеше яши, ә уртача гомер озынлыгы – 71,5 яшь.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: