Барлык яңалыклар
Икътисад
7 июнь 2018, 18:00

Путиннан бензин бәяләре турында сорадылар

Бензин хаклары турындагы сорауга энергетика министры Александр Новакка да җавап бирергә туры килде. Ләкин башта проблема турында Владимир Путин бәян итте.

– Әлбәттә, бу алай булырга тиеш түгел һәм ягулык базарында килеп туган хәлнең сәбәбе нигездә аны дөрес көйли алмау нәтиҗәсе, – диде ул. – Шулай да аерым чаралар күрелгән инде, элек планлаштырылган булса да, акцизлар күтәрелмәячәк.
– Әле бензин хакын арттыру туктатылды. 30 майдан ул бер дәрәҗәдә тора, - диде Александр Новак.
Ул майда хакларның апрельгә карата 3,6 процентка артуын һәм Хөкүмәтнең ягулык базарындагы хәлне тотрыклыландыру максатында өстәмә чаралар күрүен билгеләде. Шул ук вакытта министр арытаба хакларның кимиячәкме-юкмы икәнен ачыкламады.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: