Барлык яңалыклар
Икътисад
7 июнь 2018, 13:35

Бензин бәясе үсә...

Хакларны авызлыклау өчен Хөкүмәт нинди чаралар күрә? Президент Владимир Путин тормыш дәрәҗәсен күтәрүне күз уңында тоткан “май указларына” кул куйгач, матур киләчәкне күзаллап яши генә башлаган идек, бензин бәяләре кискен артып китте. Хәер, соңгы елларда ягулыкка хаклар даими артуга халык аптырамый иде. Күнекте кебек. Ә бәяләр болай кискен сикереп, бензин хакларына бәйле рәвештә барлык төр товар һәм хезмәтләр бәяләре күтәрелә башласа нишләрбез? Соңгы еллар тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дөнья базарында чималга бәяләр артамы, төшәме, безнең илдә бу җәһәттән хәл һәрчак үзенчәлекле – хаклар артты, арта һәм артачак.

Бу берничә принципиаль икътисади сәбәпкә, дөресрәге, дәүләт­нең салымнар сәясәтенә бәйле. Узган ел ахырында ук ягулыкның шактый кыйммәтләнәчәге билгеле булды. Эш шунда: быелдан Хөкүмәт ягулык бәясендәге һәр 50 тиенне Кырым, Калининград өлкәсе һәм Ерак Көнчыгышта инфраструктур проектларны финанслауга тотыну турында карар кабул иткән иде. Шулай ук Акцизларны да ел дәвамында ике тапкыр (гыйнварда һәм июльдә) күтәрү планлаштырылды. Монда шундый ачыклык кертергә кирәк: ягулык бәясенең 60–80 процентын салымнар (НДПИ, НДС) һәм акциз (зиннәтле яисә беренчел саналмаган аерым төр товарлардан алына торган салым төре тәшкил итә. Аракы, тәмәке, бензин шундый исемлеккә керә). Ягъни бу — дәүләт кесәсенә турыдан-туры керә торган өлеш. Шуңа күрә, нефть компанияләре табыш артыннан куып хакларны арттыра, дип уйлау дөреслеккә туры килеп бетми. Дәүләт тарафыннан салым басымы арткан саен алар, ягъни нефть компанияләре, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр.
Май аенда ягулык бәяләре кискен арту халыкта ризасызлык тудыра башлагач, финанс министры Антон Силуанов 1 июльдән акциз­ларның киметеләчәген игълан итте. Бер тонна бензин акцизы — 3 меңгә, дизель ягулыгы акцизы 2 мең сумга киметеләчәк. Нәтиҗәдә, бюджет керемнәре 140 миллиард сумга кимиячәк, әмма бу гына бензин җитештерүчеләрнең һәм са­тучыларның югалтуларын каплый алмый, аңа карап бензин бәяләре дә кимемәячәк. Һәрхәлдә, хаклар­ның контрольсез артуына вакытлыча чик куелды дияргә мөмкиндер. Шул ук вакытта, акцизларның махсус карар белән кабул ителүен күз уңында тотсак, тиз арада бәяләр сәясәте тотрыклануга ышаныч аз. Чөнки элекке карарны гамәлдән чыгару өчен яңа карар кабул итү сорала. Ә аны әзерләү һәм кабул итү вакытны ала.
Алда атап үтелгән сәбәпләрнең янә берсе – компанияләргә ягулык белән эчке базарда сәүдә итүгә ка­ра­­ганда аны экспортка озату отыш­лырак. Тышкы базарда чимал хаклары күтәрелгән саен (нефть бәясе әле дә артуын дәвам итә) компа­ния­ләргә продуктларны, шул исәптән бензин һәм дизель ягулыгын, читкә (долларга) сату күбрәк табыш китерә. Җитештерүчеләр экспорт белән мавыкмасын өчен дәүләт, үз мөмкинлекләрен файдаланып, чара күрергә тиеш. Кем­гәдер бармак янап кына түгел, әлбәттә. Ирекле базар шартларында салымнарны, яисә финанс министры белдергәнчә, акцизны киметеп, җитештерүчеләрне кызыксындыру чаралары кулланып кына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Бел­геч­ләр фикеренчә, дәүләт, күбрәк керем тупларга омтылып, нәфесенә баш булмаса, җәмгыятьтә социаль киеренкелек килеп туарга мөмкин. Тагын шул: ягулык бәяләре белән килеп туган хәл ил икътисадының элеккечә “торбага” бәйлелеге, ә диверсификация һәм структур үзгәрешләрнең гаять акрын гамәлгә ашырылуы турында сөйли.
Идрис Сәетгалиев.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: