Барлык яңалыклар
Икътисад
30 Май 2018, 14:02

"Литры 100 сум булачак" диюләре чын булсаааа...

Кичә бензинга хаклар янә артты.

Уфа автомобильчеләре бу хакта үз фикерен Салават Юлаев проспектына баннер итеп язып элде.
Кичә А-92 маркалы бензин хакы 40 сум 30 тиенгә кадәр артты. Хаклар шушы артудан туктармы-юкмы, билгесез. Күпләр, бензин белән бергә башка хаклар да артачак, дигән фикердә.
Кызганыч, ягулыкка бәяләрнең бертуктаусыз артып торуы хезмәт хакларында чагылыш тапмый, күп очракта алар, киресенчә, кими бара. Бензин хаклары 100 сумга кадәр артачак, дип фаразлаучылар ялгышмаса, нишләрбез?!
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: