Барлык яңалыклар
Икътисад
28 Май 2018, 12:07

Республикадан экспорт күләме артырга тиеш

Республикада продукцияләрен экспортлаучы предприятиеләр саны 2030 елга ике тапкыр артачак. Бу хакта Рөстәм Хәмитов кичә Санкт-Петербургта үтүче икътисади форум кысаларында белдерде. Чималсыз экспорт күләме өч тапкыр артырга тиеш булачак. Бүген төбәктә 800 экспортер эшли, аларның 90 проценты - урта һәм кече бизнес субъектлары.

Башкортстан Хөкүмәте экспортерларга өстәмә ярдәм күрсәтергә ниятли. Шулай ук финанс ярдәме күрсәтүнең чикләрен кыскарту һәм бу эшне гадиләшетерү мәсьәләсе дә көнүзәк булып тора.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: