Барлык яңалыклар
Икътисад
11 апрель 2018, 12:13

Ипотека буенча процент ставкасы төшә

Башкортстанда ипотека буенча уртача процент ставкасы 1 мартка карата 9,8 процентка кадәр төшкән. Ел башында ул 10,6 процент булган, дип хәбәр итә республика Дәүләт банкының матбугат хезмәте.

Агымдагы елның 1 мартына карата торак кредитлары буенча бурыч 144305,9 миллион сум тәшкил иткән. Ипотека буенча түләнмәгән бурыч суммасы бу вакытка 1249 миллион сумга җиткән.
Быел ике айда Башкортстанда 11011,9 миллион сумлык 6873 ипотека кредиты бирелгән.
Башкортстанда 1 мартка уртача торак кредитлау вакыты 177,6 айга кадәр арткан. Гомум Русия буенча бу күрсәткеч 190,5 ай тәшкил итә.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: