Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2018, 12:38

Бурычка керүчеләр саны арткан

Дәүләт банкы башкортстанлыларның узган елда микрозайм оешмаларыннан күпме акча алып торуын тикшергән.

Тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, былтыр 10 миллиард сумга “бурычка” кергәнбез. 2016 елдагы белән чагыштырганда, үтечкә алучылар саны, 7,3 процентка күтәрелеп, 800 мең кешегә җиткән.
Экспертлар билгеләвенчә, кредитларның процент ставкасы кимү дә бурычка алучылар санын арттырырга мөмкин.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: