Барлык яңалыклар
Икътисад
19 февраль 2018, 12:05

Кооперативларга берләшегез!

Безнең район – авыл хуҗалыгы районы, шуңа күрә әлеге тармак халык өчен мөһим һәм әһәмиятле. Бүгенге көндә 14 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр эшли, 70тән артык крестьян-фермерлык һәм бик күп шәхси хуҗалыклар бар. Аларның һәркайсының үз эшчәнлек өлкәсе, үзенең производствосы, сату нокталары, хәстәрлекләре, проблемалары, бурычлары. Еш кына аларны ялгызың хәл итүе авыр. Төркемнәргә берләшеп, берничә кеше эшләсә крестьянга җиңелрәк булмасмы?

Республика Хөкүмәтендә соңгы вакытта кооперацияләр төзү турында еш сөйләнә башладылар. Моның өчен Табышлы проектларга ярдәм махсус программасы эшләнгән. Республиканың Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге белгечләре фермерлар кооперациясенең асылын тулырак, кооперативлар төзүнең нечкәлекләрен аңлату, әлеге проектның өстенлекләренә игътибар юнәлтү өчен районнарда аграрийлар белән даими очраша. Чәршәмбе көнне районның мәгълүмат-консультация үзәге оештырган шундый очрашу бездә дә үтте.

Программада катнашу өчен инициатива төркемен формалаштыруга беренче җыелыш Иске Калкаш мәдәният йортында үтте. Анда район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, районның мәгълүмат-консультация үзәге директоры Р.М.Исакова катнаштылар, авыл биләмәләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары чакырылганнар иде. Чараны Фәнүр Зөфәр улы ачты һәм әлеге программа кече бизнеска ярдәм итүгә һәм үзен базарда күрсәтү мөмкинлегенә юнәлтелгән, дип билгеләде.

Проект нәрсә белән җәлеп итә? Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге вәкиле Ирина Шумихина (рәсемдә) шул турыда җентекле сөйләде. Дәүләт программага зур акчалар салырга әзер. Сүз 300 млн. сум турында бара. Бер инициатива төркеменә җайланмалар сатып алуга 3 млн. сумга кадәр бүленәчәк. Табышлы проектларның ун төре тәкъдим ителә. Менә аларның кайберләре:

- артабан эшкәртү буенча өстәмә опцияләр җыелмасы белән сөтчелек чималын җыю, саклау, тазарту һәм суыту;

- мөгезле эре терлек, мөгезле вак терлек, дуңгызларның, кош-кортны сую, аларның итен һәм балыкны саклау, эшкәртү, сатуга әзерләү;

- яшелчә продукциясен, бәрәңге, гөмбә, җиләк-җимеш һәм кыргый үсемлекләрне җыю, саклау, сортларга аеру, тазарту һәм капларга тутыру;

- дару үләннәрен һәм кыргый үсемлекләрне киптерү һәм капларга тутыру;

- бал җыю, саклау, гомогенизацияләү, тарату;

- йон һәм күн чималын җыю, сортларга аеру һәм беренчел эшкәртү;

- балыкчылык продукциясен саклау, транспортировкалау һәм эшкәртү; бөртекле, бөртекле-кузаклы, майлы һәм башка культураларны эшкәртү.

Әйтик, берничә фермер бер проект белән кызыксынып, төркем, ягъни кооператив төзегән, конкурста җиңгән (ул берничә турдан тора), үзләренең артабангы эшләре өчен кирәкле җиһазлар сатып алу өчен акча алган ди. Монда финанс ярдәменең (кире кайтарылмый торган) кооператив хәрәкәтне үстерүдә бары тик бер өлеше генә булуын билгеләргә кирәк. Методик һәм мәгълүмати эшләр зур әһәмияткә ия. Әзер продуктны сату ягыннан да авырлыклар булмаячак. Ирина Евгеньевна әйтүенчә, ярты елда 30 кооператив төзүгә һәм авыл хуҗалыгы продуктларын берничә зур кибеттә һәм базарларда сатуны җайга салуга ирешелгән. Мәсәлән, кооперативлар продукцияләре белән киштәләр “Бәйрәм” супермаркетларында, Нагаево авылы базарларында тора.

Проект башланган гына чорда фермерларның җавапка караганда сораулары күбрәк, әлбәттә. Ә икенче яктан, ни өчен үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәлелеген арттыруга, киңәйтергә, күбрәк табыш алуга омтылмаска.

Шул ук көнне Яшерган зонасында да шундый җыелыш үткәрелде, анда катнашучылар активрак булды. Очрашу тәмамланганда, Программа белән кызыксынган кандидатураларның исемлеге төзелде һәм һәркайсында 3-4 кеше булган 11 төркем төзелде, киләчәктә алар турыдан-туры районның мәгълүмат-консультация үзәге белгечләре белән эшләячәкләр.

Әлбәттә, бер кул селтәүдә генә бар нәрсәгә ирешеп булмый. Иң мөһиме, көтеп тик утырырга ярамый – эшләргә кирәк. Һәм шул вакытта, мөгаен, меңләгән гектар уңдырышлы җир була торып, Мисыр бәрәңгесен, Израиль редискасын һәм әллә кайлардан китерелгән итләрне сатып алмый башларбыз. Моңа бик тә ышанасы килә...

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: