Барлык яңалыклар
Икътисад
8 февраль 2018, 11:26

“Башкортстанның күрсәткечләре сокландыра!”

Ил Президенты Владимир Путинның югары бәһасенә алга таба да тугры калыйк. Русия Президенты ил икътисадын төрләндерү, аның нәтиҗәлелеген күтәрү чараларын эзләргә кушты. Быел эчке тулай продукт (ВВП) үсешен 3,9 процентка җиткерергә кирәк, дип белдерде Владимир Путин. Шул ук вакытта ул, реформалар аксаганга күрә, икътисади торгынлыкка дучар булу ихтималлыгын да искә төшерде.

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең “Үсеш үзәге” экспертлары, мәсәлән, агымдагы елда Русия икътисады торгынлыктан чыга алмаячак, дип фаразлый. Алар мо­ның төп сәбәбе итеп ил хал­кының акчалата кереме кимүне, бизнесның табышы түбәнәюне (монысы, үз чиратында, инвестицияләр азаюга китерә) атый. Чимал чыгару һәм эшкәртү белән бәйле тар­маклар гына үсешкә средстволар бүлә алачак. Узган елда инфляция сизелерлек кимесә дә, эчке тулай продукт үсми. Фараз авторлары исәпләп чыгаруынча, 2014 елда башланган өзеклек нәтиҗә­сендә ил икътисады 2010-12 еллар дәрәҗәсенә төште.
Русиянең яисә аерым төбәкнең тулай продукты — бер ел дәвамында җитештерелгән товарлар, күрсәтелгән хезмәтләр күләме — икътисад торышын билгели торган төп күрсәткеч санала. Русия Президенты Владимир Путин, мәсәлән, Уфага килгәч, Башкорт­станның икътисади күрсәткечләре яхшы, кайбер юнәлешләр буенча уртача ил күрсәткечләреннән дә югарырак, дигән иде. Ягъни, илдә кризис чоры булуга да карамастан, Башкортстан икътисади тотрыклылыкны саклап килә һәм казнаны тулыландыручы төп тармакларда үсешкә ирешә. Моны белгечләр ягулык-энергетика комплексы продукциясенә бәяләр үсү, төбәк җитәкчелегенең макроикътисад проблемалары белән максатчан һәм эзмә-эзлекле шөгыльләнүе белән аңлата.
Хәбәр ителүенчә, декабрьдә республиканы 2030 елга кадәрге чорга социаль-икътисади үстерү стратегиясе кабул ителгән иде. “Стратегия-2030” үсешнең төп юнәлешләрен, перспективасын берничә елга алдан билгели. Заман сынауларына каршы торып, үсеш стратегиясендә билгеләнгән максатларга ирешеп булачакмы? Киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлый алырбызмы?
Әгәр дә инфраструктур һәм башка реформалар аша бизнес-проектларга ярдәм күрсәтелмәсә, үзеннән-үзе бернәрсә дә барып чыкмаячак, әлбәттә. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында болай диде: “Башкортстан Русиядә һәм чит илләрдә нефть һәм бал җитештерү белән генә түгел, илдә иң яхшы тау һәм авиация инженерлары, бораулаучылар һәм энергетиклар, иң алдынгы нефть эшкәртүче предприятиеләр һәм сыйфатлы бензин, заманча фән һәм ышанычлы самолет двигательләре белән дә билгеле.
Республиканың җәлеп итүчән­леген арытаба да арттыру мөһим. Бу сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын модернизацияләү, тармак кластерларын, фәнни һәм университетлар инфраструктурасын, медицина үзәкләрен, шәһәр һәм авылларны, алгарышлы үсеш территорияләрен ныгыту өчен өстәмә этәргеч бирәчәк”.
Әйтергә кирәк, Башкортстанда бизнесны үстерү һәм камилләштерү өчен административ каршылыклар Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә азрак. Республиканың җәлеп итүчәнлеген арттыру, төбәккә инвесторларны чакыру, урындагы бизнеска юл ачу җәһәтеннән бу бик мөһим. Шунысын да аерып билгеләргә кирәк: административ каршылыкларны киметү юнәлешендә эшчәнлек күптән башланса да, соңгы бер-ике елда гына нәтиҗә күренде. Бу идарә итү системасының көтелгәнгә караганда күпкә акрынрак кузгалуы, тиешле карарларның күпсанлы баскычлар үтеп кенә кабул ителүе турында сөйли. Икенче төрле әйткәндә, инфраструктур һәм башка реформаларны тормышка ашырырга ярдәме булырдай карарлар кабул итү җөмләсеннән киләчәктә җитди үзгәрешләр булырга тиеш.
Бездә икътисади үсешне тәэмин итүче төп сәнәгать тармаклары – нефть-газ химиясе, машиналар төзелеше, энергетика һәм авыл хуҗалыгы. Шуларга таянып, ел саен тулай төбәк продукты, сәнәгать, авыл хуҗалыгы җи­тештерүе арта. 2010 елдагы белән чагыштырганда, мәсәлән, тулай төбәк продукты – 20 процентка, сәнәгать һәм инвестицияләр – өчтән бергә, аграр тармак – 1,5, торак төзелеше – өчтән бергә, автомобиль юллары төзү ике тапкыр артты. Икътисад тотрыклы булганга күрә барлык социаль бурычлар да тулы күләмдә үтәлә.
Русия Президентының “Баш­кортстанның икътисади күрсәт­кечләре яхшы, кайбер юнәлешләр буенча уртача ил күрсәткеч­ләреннән дә югарырак” дигән сүзләре артында җәм­гыятебездәге социаль тотрыклылык ята. Чөнки соңгы чорда, алда билгеләнгәнчә, Русия икътисады шактый катлаулы чор кичерүгә карамастан, Башкортстан аеруча социаль күрсәткеч­ләрен яхшыртты. Җиде ел дәва­мында берләштерелгән бюджет керемнәре, 40 миллиард сум чамасына артып, 160 миллиардка җитте. Ә Башкортстан бюджеты беренче чиратта социаль мөһим бурычларны үтәүгә, республика программаларын тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Бүген Башкортстан югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 төбәк исәбенә керә. Һичшиксез, республиканың гамәлдә булган сәнәгать куәте мөһим бурычларны, шул исәптән социаль йөкләмәләрне, уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Әмма бу индустриаль нигез, Рөстәм Зәки улы бил­геләгәнчә, дөнья икътисады үсе­шенең инновацион юнәлешенә тулысынча җавап бирми әле. Шуңа күрә республика җитәкчелеге урыннарда инновацион проектларны гамәлгә ашыручы, югары көндәшле, заман ихтыяҗына яраклы продукт­лар җитештерүнең күләмен арттыру өстендә эшләүче инвесторлар, эшкуарлар, крестьян-фермерлык хуҗалыкларының һәр башлангычын хуплап тора, аларга һәрь­яклы ярдәм күрсәтергә тырыша. Бу омтылышларның барысы да республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.


Идрис Сәетгалиев. "Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: