Барлык яңалыклар
Икътисад
22 гыйнвар 2018, 11:31

Башкортстанда азык-төлеккә хак төшкән

Атна саен үткәрелүче мониторинг күрсәткечләре төбәктә кәбестәгә 4,6 процентка хак төшүен күрсәткән. Хәзер кәбестәнең килосын 14 сум 65 тиенгә сатып алып була. Узган атнадагы белән чагыштырганда, 2,1 белән 2,3 процентка, шул ук тәртиптә, йомырка белән бәрәңге арзанайган, уртача алганда, дистәсенә 48,75 сум һәм килосына 22,24 сум.

Тавык ите һәм кишер хакы 1,7 һәм 1,6 процентка кимегән, килосы 108,31 һәм 19,90 сум тәшкил итә.
0,04тән 1,2 процентка кадәр арзанаючылар исемлегендә көнбагыш мае, сырлар, карабодай ярмасы, он, алма, сыер ите, туңган балык, вермишель, башлы суган, шикәр, чәй, тоз кебек продуктлар бар.
Шомартылган дөгегә, киресенчә, хак арткан.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Читайте нас: