Барлык яңалыклар
Икътисад
14 декабрь 2017, 11:11

“Ышанычлылар өчен бүләкләр”

15 декабрьгә кадәр җаваплылыгы чикләнгән “Башкортстан энергетика сату компаниясе” җәмгыяте һәм «Русия почтасы» электр энергиясенә вакытында түләгән намуслы гражданнар арасында кыйммәтле призлар уйнату буенча еллык акция үткәрә.

Алты ел рәттән җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыяте һәм Русия почтасы зур акция оештыра, анда республиканың барлык халкы катнаша ала. Быел электр энергиясенә вакытында түләгән гражданнарны заманча көнкүреш техникасының ун предметы һәм Русия почтасыннан махсус бүләкләр көтә.

Акциядә катнашу өчен кулланылган электр энергиясенә гадәти ысул белән - www.bashesk.ru сайтында клиентның Шәхси кабинеты аша, почта бүлегендә яки теләсә кайсы банкта 2017 елның 15 сентябреннән 15 декабренә кадәр түләү; соңгы ярты елда “ЭСКБ” җәмгыятенә бурыч булмау; 18 яшьтән өлкәнрәк булу зарур.

Җиңүчеләрнең лицевой счетлары ЭСКБ вәкилләреннән торган комиссия катнашлыгында очраклы юл белән сайлап алыначак. Отышлы лицевой счет ияләренә җиңүләре турында телефон аша яки котлаулар белән рәсми хат җибәреп белдереләчәк.

“Ышанычлылар өчен бүләкләр” акциясе безнең өчен матур традициягә әверелде, - ди җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыятенең генераль директоры Андрей Травкин. – Кулланучыларның күпчелеге файдаланылган электр энергиясе өчен түләү мәсьәләсенә җаваплы карый һәм бу акция безгә аларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирә.

Акция турында җентеклерәк мәгълүматны Башкортстанда электр энергиясен бирүче җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыятенең www.bashesk.ru сайтында һәм клиент офислары хезмәткәрләреннән белергә мөмкин.

Җиңүчеләр 26 декабрьгә кадәр билгеләнәчәк.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: