Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
18 декабрь 2020, 14:03

Ике сугышта катнашкан

Җиһанур ике ел рәттән җәен авыл көтүен көтәргә яллана. Энесенә һәм сеңелесенә ярдәм итәргә кирәк, бераз акча тупларга да исәбе була.Җиһанур укырга керергә хыяллана. Кая керергә? Кабакушка иң якын уку йорты - Стәрлетамак педтехникумы. Егет шунда бара.

Аның сәләте сизелә. Иптәшләренең берәрсендә укуда авырлыклар килеп туса, ул аларга теләп һәм оста ярдәм итә. Укытучылары мактый.
Ләкин ике елдан соң техникумны калдырырга туры килә. Акча да, ашарга да булмый. Кыскасы, фәкыйрьлек. Кайтканнан соң Шәкәр, Сарайса, Елембәт авыллары мәктәпләрендә укыта.
1934 елда күрше Карагыш авылыннан Мәрхәбә исемле кызга өйләнә. Кызлары Сәвия, уллары Роберт дөньяга килә. 1940 елда икенче кызлары Венера туа. Шул ук елны Җиһанурны армиягә алалар.
Тимер юл станцияләре бер-бер артлы артта кала. Ибраһимовның юлы озын була. Төньякка табан баралар. Чакырылучылар Мурманск өлкәсендә туктала. Җиһанур хәрби топографист һөнәренә укый. Әмма моның тормышта кирәге чыгарын беркем дә башына китерми. Шулай да әлеге белгечлеге кирәк булып чыга.
Икенче елда сугыш башлана. Немецлар, билгеле булуынча, сугышны безнең тоташ чик буйлап башлый. Төньякта алар ул чагында фашист Германиясе белән союздаш булган фин гаскәрләре белән берлектә хәрәкәт итә. Дошман 200-300 км киңлектә Мурманск өлкәсен һәм Карелияне кулга төшерә. Моңа карамастан, аларга әлеге чикләрдән артабан хәрәкәт итү мөмкин булмый. Карелия фронты яугирләре оборонаны нык тота.
Хәлне ала торган, авыр алышлар. Сазлык, елгалар, урман аша үтәргә туры килгән катлаулы урыннар. Бик күп солдатлар һәлак була.
Топографист – орудиеләрне урнаштыру урыннарын картада билгеләүче. Җиһанур 14нче укчылар дивизиясенең гаубич артиллерия полкы составында була. 1941 елның ноябрендә икенче дивизиягә күчерелә һәм ул яугир-артиллерист була.
Дошман бер-бер артлы безнең оборонаны өзәргә омтыла. Әмма моңа ирешә алмый. Сугышлар каты бара. Шуларның берсендә Җиһанур яралана. Бер айга якын кыр госпиталендә дәвалана. Аннары – тагын алгы сызыкка. Кышкы салкын айларда бигрәк тә кыенга туры килә. Мондый чакларда түземлек кенә түгел, батырлык та таләп ителә.
Бервакыт дошманны алар урнашкан биеклектән куып чыгарырга кирәк була. Якынлаша алмыйлар. Шул чагында орудиене якынрак куеп, турыдан атарга дигән карарга киләләр. Үлемечле хәвеф янаса да, бурычны үтиләр.
Карелия фронтында Җиһанур офицер-кече лейтенант званиесе ала. Взвод командиры итеп куела. 1944 елда совет гаскәрләре дошманны куып, Мурманск өлкәсендә һәм Карелиядә һөҗүм итү операцияләрен башлый. Алышлар каты шартларда бара.
Ибраһимов та кергән дивизияне тиздән икенче урынга – көньяккарак күчерәләр. Ул фин гаскәрләрен тар-мар иткән Выборг һәм Петрозаводск операцияләрендә катнаша.
Аннары аларны икенче фронтка күчерәләр. Янә авыр алышлар. Җиһанур Балтик буенда, Польшада, Чехословакиядә сугыша. Җиңүне шунда каршылый.
Ай ярымнан аларны безнең ил буйлап Ерак Көнчыгышка хәрәкәт итүче эшелонга урнаштыралар. Анда Ибраһимов Япония белән сугышта катнаша.
Туган авылына, гаиләсенә фронтовик 1946 елның июлендә кайта. Күкрәгендә “Батырлык өчен”, “Совет Заполярьесын обороналаган өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре балкый. Аны колхозда бригадир итеп куялар. Колхоз рәисе булып та эшли. Аннары – яңадан бригадир. Фермага мөдирлек итә.
Җиһанур Нәдерша улы 1979 елда 65 яшендә вафат була.
Әлеге вакытта әтисе өендә улы Ирек яши. Әйткәндәй, ул да бригадир, өч дистә ел Кабакуш фермасы мөдире булып эшли. Тормыш иптәше Суфия белән 5 бала тәрбиялиләр. Яхшы иркен өйдә яшиләр, бакча үстерәләр.
Алар кыю фронтовик булган әти һәм картәтиләренең, шулай ук тыл эшчәне – әни-картәниләренең истәлеге белән бәйле булган бар нәрсәне дә кадерләп саклый.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Фото гаилә альбомыннан.
Читайте нас: