Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
20 ноябрь 2020, 12:25

Замполит атакага күтәргән

Әхмәт Басыйров 1901 елда Әмир авылында туа. Ленинградта педагогия институтында укый. Аны тәмамлаганнан соң берничә ай Башкортстан радиосында эшли. Аннары, 1936 елның октябрендә аны Стәрлебаш район гәзитенә мөхәррир итеп билгелиләр. Фронтка 1941 елның сентябрендә китә.

Басыйров капитан званиесендә укчылар батальонында командирның сәяси яктан урынбасары була. Замполит яугирләр арасында зур ихтирам белән файдалана.
Моны полк командиры Брюхнов та билгели, Басыйров Кызыл Байрак орденына тәкъдим ителә. Бүләкләү кәгазендә болай диелә: “Кенигсберг һәм Фишхаузен шәһәрләрен алу өчен барган сугышларда 1945 елның 6-17 апрелендә батальон коммунистлары башка яугирләрне дә үз артыннан әйдәп, алгы сафта барды. Капитан Басыйров әлеге һөҗүм итү сугышлары чорында батальон хәрбиләре арасында булып, шәхси үрнәге белән яугирләрне батырлыкка өндәде, ялкынлы сүзләре белән аларны сугышка рухландырды. Фишхаузен шәһәренә кергәндә яугирләрне атакага күтәрде, кыска, әмма каты алышлар нәтиҗәсендә немецлар ныгынган урыннарыннан куып чыгарылды. Илледән артык гитлерчы юк ителде һәм шулкадәрлесе үк әсирлеккә төште. Ул әлеге шәһәрне штурмлау вакытында да зур батырлык күрсәтте.
Ә аңа кадәр, шул ук елның гыйнварында, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән була.
Капитан Басыйров тоташ сугышны үтә. Берлинга кадәр барып җитеп, рейхстагта үзенең култамгасын калдыру насыйп була.
Сугыштан соң Әхмәт Бәхтияр улы журналистикага әйләнеп кайта. Күп еллар Илеш районы гәзите мөхәррире булып эшли. Олыгаю еллары да Югары Яркәйдә үтә. Йөзгә кадәр диярлек гомер кичерә.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: