Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
3 июль 2020, 11:00

Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме бирелә

Президент Владимир Путин әлеге идеяне хуплады.

Уфага, Русиянең башка 20 шәһәре белән бергә, “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме биреләчәк.
2 июльдә “Җиңү” оештыру комитеты утырышында Президент Владимир Путин “Бердәм Русия” партиясенең әлеге идеясен хуплады.
Сүз Түбән Новгород, Ярославль, Пермь, Екатеринбург, Түбән Тагил, Чиләбе, Магнитогорск, Самара, Саратов, Омск, Казан, Новосибирск, Ижевск, Томск, Ульяновск, Иваново, Новокузнецк, Иркутск, Борович шәһәрләре турында сүз бара.
Исем бирелү өчен гражданнарның имзалары Русия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү барышында җыелды. Уфаның 1 миллионнан артык кешесе исем бирелү өчен тавыш биргән.
“Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирү турындагы Закон 2020 елда кабул ителгән иде. Ул Бөек Ватан сугышы чорында халкы Җиңү яулауга зур өлеш керткән, хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез чыгаруны тәэмин итеп, киңкүләм хезмәт батырлыгын күрсәткән шәһәрләргә бирелә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битендә шушы уңайдан шатлыгы белән уртаклаша.

"Без моңа ирештек! Русия Президенты Уфаны "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирүгә лаек шәһәрләр исемлегенә кертүе турында белдерде. Башкортстанның башкаласы моңа лаек. Бөек Ватан сугышы вакытында Уфага 36 предприятие, 104 мең кеше эвакуацияләнгән.
Сугыш елларында Уфада 51 мең авиация моторы җитештерелгән. Һәр өченче танк Уфа бензинында йөргән.
Бездә 29 хәрби госпиталь эшләгән, аларда 150 мең авыру һәм яралы медицина ярдәме алган.
Уфада 23 хәрби соединение формалашкан. Алар арасында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе дә бар.
Уфага мактаулы исем бирү турында 1,2 миллион кеше кул куйган. Һәркайсыбыз безне ишеткән өчен ил җитәкчелегенә рәхмәтле!" - дип яза ул.


Фото: newsbash.ru
Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: