Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
22 июнь 2020, 16:38

Бер минутка тын калыйк...

Гомумрусия тын калу чарасы һәр елны шушы көнне кабатланачак.

Быелдан башлап Русиядә Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган рәсми тынлык минуты булачак. 22 июнь - Русиядә Хәтер һәм кайгы көне. Фашист илбасарларының һөҗүм итү датасына күп кенә мемориаль чаралар багышланган. Һәм аларның бер өлеше һичшиксез бер минут тын калып аларны искә алу булды. Моңа кадәр үз инициативасы белән телеканаллар һәм радиостанцияләр тынып калды. Әмма 2020 елда беренче тапкыр Гомумрусия тынлык минуты узачак - төгәл билгеле һәм тарихи нигезләнгән бер вакытта бөтен илне колачлаячак ул. Русия Хөкүмәте премьер-министры М. Мишустин имзалаган документта болай диелә: «Гомумрусия тынлык минуты Русия Федерациясенең бөтен территориясендә бер үк вакытта - 22 июньдә Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта уздырыла». Бу вакыт, әлбәттә, очраклы сайланмаган. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә Хөкүмәтнең Советлар Союзы гражданнарына нацист Германиясе һөҗүме турында мөрәҗәгате эфирга чыккан. Бөтен ил шаккатып тыңлаган, һәм безнең илгә каршы агрессия башлануын аңлаган. Бүген Уфа буенча 14:15 сәгатьтә республиканың барлык дәүләт теле- һәм радиоканаллары Гомумрусия тын калу минутын трансляцияләячәк.
Фото:amedia.press

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: