Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
17 июнь 2020, 18:25

24 июньдә Башкортстанда Җиңү парады буламы?

24 июньдә Мәскәүдә Җиңү парады үтәчәк. Әмма Уфада һәм Башкортстанда парадны һәм башка күләмле бәйрәм чараларын үткәрми торырга карар иткәннәр. Бу төбәктәге эпидемиологик хәлгә бәйле.

Шул рәвешле, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча планга үзгәрешләр керткән.
“Сугыш ветераннарын чакыра торган чараларны көз үткәрергә планлаштырыла. Хәрби парадлар гадәттәгечә хәрби дан шәһәрләрендә үткәрелә. 9 майда Уфада, Бөек Җиңүнең юбилеена багышлап, Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шайморатовның “Алтын Йолдыз”ын тантаналы каршы алу оештырылды”, – диделәр төбәк башлыгының матбугат хезмәтеннән.
Ведомствода әйтүләренчә, 24 июньдә исә район һәм шәһәрләрдә сугыш ветераннары өчен аларның яшәү урыны буенча шәхси парадлар оештырылачак.

Язгөл Сафина https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: kzgazeta.rbsmi.ru
Читайте нас: