Бервакыт фронтовиклар стендын эшләргә кирәк дигән фикер туды.
Шулай карар иттек тә. Шул вакытта редакциядә эшләгән барлык фронтовиклар турында мәгълүмат тупладык.
- Һәр фронтовик, әлбәттә, аерым сүзләргә һәм аеруча киләчәк буынның хәтеренә лаек, - диде мөхәррир Фәйзи Гомәров. - Безнең бишебезгә дә авыр сынаулар аша үтәргә туры килде. Әмма шулай да Хәмит Хәйбулла улының фоторәсемен беренче куегыз. Аның наградалары иң күбе һәм безнең арада аның гына ордены бар.
Мөхәррир үзенең иптәшләре турында бик күп белә иде.
Байтак еллар редакциядә бухгалтер булып эшләгән Хәмит Хәйбулла улы Мәхмүтов, моны ишетеп, тыйнак кына:
- Эш наградаларда гына түгел. Иң зур шатлык җиңүебездә, исән калуыбызда, - дип билгеләде.
Кызыл Армия сафларына аны 1941 елның апрелендә чакырталар. Харьков янында хәрби әзерлек үтә. Сугыш башлану турында хәбәр килгәч, икенче көнне үк аларны Гомель ягына җибәрәләр. Коточкыч авыр чор, дошман киң фронт белән һөҗүм итә башлый. Мәхмүтов тәмуг белән чагыштырырлык алышлар аша үтә. Мәсәлән, Смоленск сугышында шулай була. Вязьма янында куркыныч камаудан да зур югалтулар белән чыгалар.
1943 елның җәендә Мәхмүтов Курск дугасында билгеле сугышта катнаша. Монда каты яралана. Госпитальдән соң - янә фронтка. Украинада барган алышларда, кайбер чит илләрне азат итүдә катнаша. III дәрәҗә Дан ордены, "Хәрби батырлыклары өчен", "Венаны алган өчен" медальләре, Югары Башкомандующийның ике Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 1946 елның июнендә демобилизацияләнә.
- Төп фикерне әйттең син, Хәмит, - дип сүзгә кушылды татар дубляжы буенча мөхәррир урынбасары Зиннәт Әбделхак улы Галимов. - Безгә бәхет елмайды - исән калдык. Мин үзем менә могҗиза белән генә исән калдым. Ә бит безнең күз алдыбызда йөзләрчә, меңнәрчә солдат һәлак булды.
Зиннәт Әбделхак улы тормышта бик күпне күрә. Балалар йортында тәрбияләнә, заводта эшли. 1941 елда фронтка китә. Сугышның иң кызу җиренә эләгә. Украина. Немецлар илгә үтеп кергәннән керә. Сума, Полтава янында коточкыч алышлар бара.
1941 елның ноябрендә Галимовның аягы каты яралана. Бер елга якын госпитальләрдә дәвалана. Яраланган аягы сугыш турында хатирә булып кала.
Бездә аны редакциянең алтын каләме дип йөртәләр иде. Журналист осталыгы зур булды. Аның очеркларын, фельетоннарын һәм проблемаларны күтәргән мәкаләләрен гәзит укучылар бик ярата иде. Һәм шул ук вакытта ул гади булып кала белде. Мактануның әсәре дә булмады.
1973 елда Зиннәт Әбделхак улы СССР Язучылар Союзы әгъзасы булды.
- Айдарәледә безнең гаиләдән сугышка, миннән тыш, тагы өч абыем китте, - дип сөйләде партия тормышы бүлеге мөдире Инсаф Мәннәп улы Шәехов. - Икесе кайтты, ә Әюп (1920 елгы) һәм Мансур (1925 елгы) сугышта һәлак булды.
Инсаф Мәннәп улы 1941 елда Стәрлетамакта педагогия училищесын тәмамлый, 1953-1956 елларда Уфада өлкә партия мәктәбендә укый.
Сугышны ул башыннан азагына кадәр үтә. Тәүдә взвод сәяси җитәкчесе була. Соңыннан разведкада аэрофотога төшерү белән шөгыльләнә, бу исә шулай ук зур хәвефкә бәйле эш. Топограф була. Хәрби операцияләргә әзерләнгәндә анык карталар төзү шулай ук зур әһәмияткә ия була. 1944 елда каты яралана. Шулай килеп чыга, госпитальдән соң элемтәче була. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Инсаф Мәннәп улы берничә ел Стәрлебаш һәм Бәләбәй район башкарма комитетларының мәдәният бүлеге мөдире, КПСС район комитеты секретаре булып эшли. 1958 елда журналист эшенә күчә. Ул чирли, шуңа карамастан, тырышлык күрсәтеп, күп яза.
Ә менә көләч йөзле мөхәррир Фәйзи Муллагали улы Гомәров безнең фронтовиклар арасында иң яше иде. Армиягә аны 1943 елның көзендә 17 яшендә чакыралар. Укулар үткәннән соң Ерак Көнчыгышка эләгә. 1945 елның августында өч атна тирәсе дәвам иткән рус-япон сугышында катнаша. Зур вакыт түгел, әмма Ф.Гомәров хәтерләвенчә, алышлар бик каты бара. Ул элемтәче булып, көчле ут астында катушка сузып йөри. Кайчак рация белән алга барып, хәл-торыш турында хәбәр итә. Берчак пуля рациягә эләгә. Берничә сантиметр ара солдатның гомерен коткара. Ул 1951 елда гына демобилизацияләнә. "Японияне җиңгән өчен" медален зур горурлык белән йөртә иде.
Үзебезнең мөхәррир турында нәрсә белә идек соң? Ул үз эшенә ихлас гашыйк кеше иде. СССР Язучылар Союзы әгъзасы. Ленинград Югары партия мәктәбендә журналистика бүлегендә эшли. Аның Уфада яхшы карьера төзү мөмкинлеге дә була. "Һәнәк" журналында, "Кызыл таң" гәзитендә эшли. Әмма Стәрлебашка кайтып, район гәзитен җитәкли, аны соңыннан республикада иң яхшылар исәбенә чыгара. Аның энтузиазмы бетәрлек түгел кебек иде. "Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" Почетлы исемен бирүләре аның зур хезмәтен тану була.
Редакция тәрҗемәчесе Барый Абдулла улы Нуриманов - шул елда монда эшләгән иң өлкән фронтовикларның берсе. Утызынчы еллар азагында һәм кырыгынчы елларның беренче яртысында ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Япониягә каршы сугышта катнаша. Ул да үзенең "Японияне җиңгән өчен" медален горурлык белән тагып йөрде.
Барый Абдулла улы - районда мәдәни-агарту эшен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Җитәкче вазыйфаларны да били, музыкаль җәһәттән сәләтле була.
Әмма 1974 елга әйләнеп кайтыйк. Стенд бик әйбәт килеп чыкты. Бәйрәмгә Фәйзи Муллагали улы хезмәтеннән саклап алып калган солдат гимнастеркасында килде. Зиннәт Әбделхак улы үзенең мандолинасын, ә Инсаф Мәннәп улы - скрипкасын алып килгән. Алар шул музыка коралларында матур итеп уйнадылар. Гади, ихлас шартларда төрле көйләр яңгырады, һәм бу бик дулкынландыргыч булды.
Күпме еллар үтте, әмма алар, элекке яугирләр, шул 1974 елдан агымдагы елга күчкәндәй, ул вакытта нинди булганнар шулай күз алдымда торалар. Мәңгелек дан аларга!