Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
19 Май 2020, 23:45

"Көмеш яшь" волонтёрына - 85 яшь!

Бүген Ленинград блокадасын кичергән ветераныбыз, шәһәребездә яшәүче Арефьева Валентина Николаевнага 85 яшь тулды.

Валентина Николаевна Ленинградта туган. Блокада вакытында аңа нибары җиде яшь була. Ләкин әлеге елларда гаиләләренең бик ач торуын ул яхшы хәтерли.

Ленинград блокадасы өзелгәннән соң башта ул - Шаран районына, ә соңрак Туймазы шәһәренә күчә. Кияүгә чыга, искиткеч балалар үстерә. Туймазы ит комбинатында, озак еллар даруханәдә эшли. Пенсиягә чыккач, көн саен шундагы чиркәү хуҗалыгына бушлай ярдәм итә.

Валентина Николаевна башкаларның проблемаларына битараф булмавы һәм актив гражданлык позициясе белән аерылып тора. Ул - «Көмеш яшь» волонтёры! Социаль акцияләрдә, митингларда, гражданлык-патриотик чараларда даими катнаша.

Коронавирус пандемиясе чорында Валентина Николаевна мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен волонтерлык штабына 5 мең сум акча тапшыра. Волонтерлар әлеге акчага азык-төлек җыелмалары сатып алган һәм аларны 8 гаиләгә тапшырган.

"Бүген онлайн режимда без Валентина Николаевна белән аралаштык, мин аны юбилее белән котладым. Район хакимиятеннән, шулай ук "Туймазытехуглерод" җәмгыяте ярдәме белән ноутбук, фотоальбом бүләк иттек", - дип яза Туймазы районы хакимияте башлыга Айдар Суфиянов социаль челтәрдәге битендә.

Фото: Айдар Суфиянов.

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: