Әнием һәм тагын 16-18 яшьлек дүрт кыз, өч айлык курсларны тәмамлап, тракторга утыра. Тракторны эшләтергә көчләре җитмичә елаган чаклары да була, ә инде аны кабызып җибәрә алсалар, бик шатланалар.
Безне иртә ташлап киткән әниебез турында 2010 елда Өршәкбаш-Карамалыда очрашу вакытында аның классташы Һәдия апа һәм укытучысы Заһидә апа сөйләгән иде. Сугыштан соң әниебез үзенең язмышын әтиебез - Куганакбаш авылы егете Габделхәй белән бәйли. Алар җиде балага гомер бирде. Әниебез колхозда эшләде. Ахирәтләре кебек үк, тыл эшчәне булган.
Минем өй архивында сугыш чорында “Колхоз ударчысы” район гәзитендә басылып чыккан бик күп мәкаләләр саклана. 1941 елның 2 августында чыккан санында “Куганакбаш башлангыч мәктәбе укучыларының фашизмга җавабы» мәкаләсе бар. Аңарда илебезгә басып кергән дошманнарга җавап итеп, 83 укучы утау, күксагыз җыю буенча зур йөкләмәләр алырга, колхозга башка эшләрдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Рәүф Ишбулдин, Хөррәт Хәлилова һәм Ишмияровлар өчәр килограмм күксагыз җыеп тапшырдылар да инде, дип языла анда. Әлеге культураның орлыклары мамык кебек җиңел. Күз алдына китереп карагыз, аны җыю өчен 10-12 яшьлек балаларга күпме көч, түземлек таләп ителә. Сугыш елларында Куганакбашта ике – Ленин исемендәге һәм К.Маркс исемендәге, Йомагуҗада – “Урал”, Новоивановкада – “Кызыл партизан”, Храповецкий авылында Чапаев исемендәге колхоз була.
Район гәзитенең 1944 елның 11 август санында “Урал” колхозында Исәнбәтова, Фәхерниса Байморатова, Минсара Чербаевалар яхшы эшли, 0,30 гектар урынына 0,60ар гектар уҗым арышы чаптылар. К.Маркс исемендәге колхозда Зөлхиҗә Ярмиева, Сәгурә Ягъфәрова, Фәния Ишбулдина һәм Маһира Дәминовалар бөртекле культураларны чабу (кул белән) планын 200 процентка үтәде, дип языла. Ир-егетләргә дә авыр булган шушы эшләрне хатын-кызлар башкаруын, аларның көннәр буена чабуларын, утауларын күз алдына китерүе дә кыен.
Менә тагын гәзитнең 1945 елның 20 апрелендә чыккан саны: “Ленин исемендәге колхозның 15 эшчәне “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Алар арасында агротехник Лотфулла Галиев, ат караучы Мәсәлим Синәгулов, җир сөрүче Фөрҗәт Галиев.
Ленин исемендәге колхоз һәрвакыт алдынгы була. 1945 елда Стәрлебаш районы сайлаучылары Башкортстанның Югары Советына депутат итеп Минзифа Минрахман кызы Галиеваны сайлый. Ул үзенә беркетелгән 10 сыердан 1921әр килограмм сөт савып ала һәм 10 бозау ала, аның фоторәсеме республиканың Почет тактасына куела.
... Солдатлар фронттан якыннарына хатлар яза, моның белән алар фронт һәм тыл арасында элемтәне ныгыта. Менә кече лейтенант Фәсхетдин Гомәровтан килгән хат: “Иптәшләр, “Урал” колхозы колхозчылары! Мин үземнең соңгы сулышыма кадәр тыныч тормыш өчен көрәшәчәкмен һәм сезне дә социалистик ярышка чакырам. Фронтка күбрәк икмәк, ит, май озатыгыз, урып-җыю эшләрен бердәм башкарыгыз”.
1941-45 елларда Куганакбаш авылында тракторларда Рәйхан Нәзирова, Гайшә Дәүләтшина, Мәфтуха Моратова, Разия Хәлилова, Минсара Галиева, Рәшидә Вахитовалар эшли. Ә бу хатын-кызлар эше түгел, бик авыр хезмәт. Тырмаларны, лобогрейкаларны, чәчкечләрне 14-15 яшьлек үсмерләр Әдһәм һәм Мосавир Синәгуловлар, Равил Галиев ремонтлый.
Ачлык-ялангачлык... Өйне җылытуга утын хәзерләү өчен урманчыдан качып 7 км ераклыктагы Йомагуҗа урманына барырга кирәк. Кичләрен солдатлар өчен оекбаш-бияләйләр бәйлиләр. Дәүләт салымнар түләүне таләп итә, ә һәр өйдә 4-7шәр бала. Ачлар, әниләренең бер телем икмәк алып кайтканын көтеп утыралар. Безнең картәниебез Хатирәнең 9 баладан өчесе сугышта, ә алтысына 2-12 яшь була.
Бөек Ватан сугышы вакытында тылда хезмәт батырлыгы өчен Куганакбаш авыл советыннан 365 эшчән “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Менә аларның кайберләре: Тимергали Абдрахманов, Миннур һәм Мөбәянә Биккуловалар, Минесара Вәлитова, Әнвәр Вилданов, Нәкыя һәм Саҗидә Ишмияровалар, Равил һәм Шәрифә Корбангалевлар, Габдрәүф Ягъфәров, Халидә Сабитова, Мөслимә Искәндәрова, Минеямал Рәхимова, Гомәр Яһудин, Садри Галиев, Хәким Ишморатов һ.б.
Авыл мәктәбендә укыган елларда директор Вәрис Батталов, минем беренче укытучым Рәйсә Ибраһимова, Фаягөл Дәүләтшина, ә 70нче елларда колхоз рәисе Шакирҗан Камалетдинов, партком секретаре Әхәт Искәндәров, авыл советы рәисе Фәрит Яхин бездә сугыш ветераннарына һәм тыл эшчәннәренә ихтирам тәрбияләде, алардан үрнәк алырга өйрәтте. Колхоз рәисе Шакирҗан абый (әйткәндәй, ул 12 ел рәис булып эшләде) 18 яшендә куганакбашлы Сәрвәр Биккулов белән 1947-52 елларда “Прокопьевскуголь” шахтасында эшләгән һәм моның белән ил сәнәгатен ныгытуга үзләренең өлешен керткәннәр.
Хөрмәтле якташыбыз Марат Хафиз улы Ишмияров, “Куганакбаш” китабын бастырып чыгарып, сугыш һәм тыл ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерде. Үкенечкә каршы, бүгенге көнне Куганакбаш авыл биләмәсендә исән бер генә сугыш ветераны да калмады, әмма 16 тыл ветераны яши.
... Сугышның соңгы залплары яңгыраганнан соң 75 ел вакыт үтте. Баш очындагы тыныч күк йөзенең, Җиңүнең нинди бәяләр белән бирелүен онытырга тиеш түгелбез. Фронтларда кан койган солдатларны гына түгел, тылда да Җиңүне якынайткан эшчәннәрне ихтирам белән истә тотыйк.