Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 14:00

Җиңү көне белән котлау

"Кадерле ветераннар!Сезне илебез тарихында истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!

9 май – күпмилләтле халык батырлыгына хөрмәт һәм дан, мәңгелек хәтер һәм җиңүчеләрнең каһарман буынына чиксез рәхмәтле булу көне. Бу көн гомерегезне, күпьеллык хезмәтегезне багышлаган Ватаныбыз өчен бетмәс-төкәнмәс ватанпәрвәрлек һәм горурлык чыганагы булып хезмәт итә.

Бу көнне без сугыш кырларында кулларына корал тотып батырларча сугышканнарны һәм тылда фидакарь хезмәт белән озак көтелгән Җиңү яулаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең батырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз аркасында бүгенге буын тыныч күк астында яши. Бүген дә сез сафта каласыз, яшьләр өчен үрнәк булып торасыз. Сезнең рухи көчегез һәм чын ватанпәрвәрлегегез тирән ихтирамга лаек.

Башкортстанда яшәүчеләрдән сезгә түбәнчелек белән рәхмәт.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим һәм иң яхшы теләкләремне җиткерәм! Тыныч күк йөзе балкысын!

Бөек Җиңү көне белән!"

Фото: glavarb.ru сайтыннан.

Денис Таваевhttps://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: