Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 13:52

"Безнең Җиңү көне" марафонының финалы яңгырый

Бүген данлыклы "Җиңү көне" җыры Идел буе федераль округында яшәүче барлык халыкларының дәүләт телләрендә башкарыла. Беренче тапкыр "Җиңү көне" җыры Идел буе округы төбәкләрендә яшәүчеләрне бердәм зур хорга берләштерә.

25 апрельдән 8 майга кадәр дәвам иткән акция Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан игълан ителде. Җыр 45 ел элек языла һәм ел саен җырланып, бәйрәм символына әйләнә. Җырда Җиңү шатлыгы һәм югалтулар ачысы, ватандашларыбызның бөек батырлыгы һәм сугыш кырларында туганнарын югалткан миллионнарча гаиләләрнең шәхси фаҗигасе чагыла.

Берничә көн эчендә Идел буе федераль округының барлык 14 субъектының музыка коллективлары башкаруында Бөек Җиңү гимнын миллионлаган кеше карады, роликлар телеканалларда трансляцияләнде, шулай ук #песнипобеды #нашденьпобеды # хэштегы белән социаль челтәрләрдә мәгълүмат бастырылды.

Радиостанцияләрдә яраткан җырыбызның радиоверсиясе яңгырады. Әлеге акция өчен җыр милли телләргә тәрҗемә ителде. “Җиңү көне” җыры урыс, татар, мокша, эрзя, мари, башкорт, удмурт, чуваш телләрендә яңгырады.

Барлык чыгышлар февраль-март башында, үзизоляция режимы гамәлгә кертелгәнче яздырылды.

Бүген, 9 майда, бер минутлык тынлык чарасыннан соң һәркем йортының ихатасына, балконына чыгып, "Җиңү көне" җырын башкара ала. Бу чара бөтен Русия территориясендә үтәчәк.
Фото: sgau.ru сайтыннан.

Денис Таваевhttps://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: