Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
7 Май 2020, 15:54

Бүген “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына Киров өлкәсе кушылды

Бу марафон Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылды.

Бүген Киров өлкәсе, “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына кушылып, күрше төбәкләр белән бергә композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов иҗат иткән атаклы “Җиңү көне” җырын башкара. Бу өлкәгә марафонны Чувашстан тапшырды.

Кировта видеоны төшерү урыны итеп “Мәңгелек ут” мемориалы сайланган. Бу — Нократ (Вятка) елгасы яр буенда сугыш геройларын искә алу урыны.

— Акция төрле жанрдагы башкаручыларны бердәм халык коллективына берләштерде. Бергә халык һәм эстрада җырчылары, коллективлар, төбәкнең киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, актерлар чыгыш ясады, — дип сөйләде Киров өлкәсе мәдәният министры Татьяна Мазур. — Иртәгә без эстафетаны иң соңгы катнашучыга — Ырынбур өлкәсенә тапшырачакбыз. Ә инде 9 майда легендар җыр бу марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.

“Бөек Җиңү гимны”н башкаруга Кировның 9 башкаручысы кушылды: алар - үзешчән “Дивертисмент” вокаль ансамбле коллективы артистлары, “Яңа йолдыз” Бөтенрусия телевизион вокал конкурсында катнашучылар, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Слобода” халык иҗаты фольклор ансамбле коллективы җитәкчесе Ирина Холманских, шулай ук автор һәм башкаручы, Нократ филармониясе солисты Константин Юдичев, халыкара һәм Бөтенрусия вокаль сәнгате конкурслары лауреаты, “Киров өлкәсенең Ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе Ирина Беляева, 2018 елның югары лигасы чемпионы — “Вятка” КВН командасының популяр уенчылары.

— Минем өчен бу проектта катнашу — зур дәрәҗә, җаваплылык, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты “Вятка” КВН командасы капитаны Дмитрий Бушуев. — Бу видеоны төшерү турында белгәч тә бер минут та шикләнмәдем. Яшь барган саен, бу тормышта барысын да акча белән үлчәп булмаганын аңлыйсың, бигрәк тә ватанпәрвәрлекне. Бу чын халык бердәмлеге хисен Интернеттан күчереп тә, кибеттән дә сатып ала алмыйсың. Мин бу проектка үз өлешемне кертә алуыма шатмын.

Киров ролигында, башка төбәкләр кебек үк, Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән якташлары турында сөйләделәр. Сугыш елларында Киров өлкәсеннән фронтка 600 меңгә якын кеше киткән, 250 меңнән артыгы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. 200дән артык Киров кешесе "Советлар Союзы Герое" исеменә лаек булган.

Киров өлкәсе, тыл төбәге буларак, Җиңү яулауның сәнәгать терәге булды. Регионга ашыгыч рәвештә илнең көнбатышыннан йөзләгән предприятие эвакуацияләнгән. Кыска вакыт эчендә алар җитештерүне җәелдереп, фронтка йөзләрчә мең снаряд, танклар һәм “Катюша”ларны биргән. "Нократ Аланы" заводы коллективы сугыш елларында 2,5 миллионнан артык ППШ — атаклы Шпагин пистолет-пулеметларын “җиңү коралы” конструкторы Георгий Шпагин җитәкчелегендә чыгарган. Беренче пистолет-пулеметлар фронтка 1941 елның ноябрь ахырында озатылган да инде.

Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен Киров һәм өлкәнең берничә шәһәре "Хезмәт даны шәһәре" исеме йөртә. Моннан тыш, Нократ җире эвакуацияләнгән йөз меңнән артык кеше өчен икенче йорт булган, алар - барыннан да элек, блокадалы Ленинград балалары. 1941 елда өлкәгә 200дән артык балалар интернаты күчерелә, бу — 23 мең бала. Кызылармияче Григорий Булатов Рейхстаг өстенә беренчеләрдән Кызыл Байрак кадаучы булып тарихка кереп калган.

— Русиягә шатлыклы һәм кайгылы көннәрдә дә бердәмлек хисе хас. Бу — безнең көчебез, һәм «Безнең Җиңү көне» проекты моны тагын бер кабат раслады. Җиңү көне белән төбәк, Идел буе халыкларын һәм бөтен илне чын күңелдән котлыйбыз! Кадерле ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез! - диде “Слобода” фольклор ансамбле җитәкчесе Ирина Холманских.

Акциягә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан республикалары, Самара, Түбән Новгород, Саратов өлкәләре, Пермь крае, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре дә кушылды инде. Бүген Киров өлкәсе эстафетаны Ырынбур өлкәсенә тапшыра.

Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хэштегы буенча карарга мөмкин. Җырны округның иң популяр радиостанцияләре тапшыра.

Автор: Зөһрә Исламова

Фото:Пиксабай

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: