Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 Май 2020, 00:59

Республика Геройның “Алтын йолдыз”ын каршы алырга әзерләнә

9 майда Мәскәүдән Уфага Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз” медале мәңгелек саклауга тапшырылачак.

Бүген Уфада Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз” медален каршы алу репетициясе узды.

Уфага мәңгелек саклауга дәүләт бүләген 9 майда алып кайтачаклар. Аны аэропортта каршы алачаклар, аннан соң Бөек Ватан сугышы чорындагы “ГАЗ-67” автомобиле, Кызыл һәм Совет армияләре кораллануында булган "К-750", "М-72" мотоцикллары, шулай ук 16нчы гвардия кавалерия дивизиясе байрагы һәм Җиңү байрагы беркетелгән заманча БТРлар составында шәһәрнең үзәк урамнары буйлап алып барачаклар һәм, Совет мәйданына әйләнеп кайткач, тантаналы рәвештә Милли музейга тапшырачаклар.

Билгеле булуынча, 2020 елның 30 мартында Русия Президенты Владимир Путин указы белән генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен "Русия Федерациясе Герое" исеме бирелде.


Фото:пресс-служба Администрации ГО г.Уфа

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: