Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
5 Май 2020, 14:15

Җиңү җыры - Пензада

Бүген, 5 майда, “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына Пенза өлкәсе кушыла.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бу зуркүләмле акциядә Идел буе федераль округының күп төбәкләре катнашып, чиратлап “Җиңү көне” җырын җырлап, бер-берсенә эстафета тапшырды. Пенза өлкәсендә бу легендар җырны Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Каширский җитәкчелегендәге губернатор симфоник капеллосы башкара. “Солистлар бу акциядә катнашу мөмкинлеге булуын ишеткәч бер минут та шикләнеп тормадылар, катнашачакбыз дип шунда ук хәл иттеләр”, - ди Владимир Каширский. Роликны төшергәндә Бөек Ватан сугышы ветераннарының да катнашуы аеруча куанычлы булды, ди ул. Шулай ук Пенза эзтабарлары, сәнәгать предприятиесы вәкилләренә дә бу акциядә катнашу бәхете тигән. Пенза өлкәсе эстафетаны үзеннән соң Чувашия Республикасына тапшыра. Алар якташларына кыска гына мөрәҗәгать тә әзерләгән. Гамәлдәге армияга Пенза өлкәсеннән 300 меңнән артык кеше китә, 190 меңләп кеше кире туган якларына әйләнеп кайтмый. Рейхстаг диварында 1945 елның 9 маенда “Ә без Пензадан” дип язып калдыралар. Хәзер бу сөйләмне пензалыларның олысы да кечесе дә горурлык белән кабатларга ярата.
Сугыш елларында Пенза өлкәсе илнең ныклы тылы була: ул сәнәгать эвакуациясенең зур пунктына әверелә. Пенза заводлары миналар, авиабомбалар, артиллерия снарядлары ясый. Төбәктән сугышка хәрби самолет детальләре, шинуль, пима, чаңгылар озатыла. Русия фәннәр академиясе пензалыларның Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүен раслады. 2020 елда Пенза Русия Федерациясендә “Хезмәт батыры шәһәре” мактаулы исемен алуга дәгъва итә.
Видеоролик Русиядә үзизоляця режимы кертелгәнче төшерелгән. Видеоклипларны “Вконтакте”, “Одноклассники”, “Фейсбук” социаль челтәрләрендә һәм Инстаграммда #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хэштеглары буенча табып карарга була.

Әсәдуллина Эльвира https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: