Барлык яңалыклар
Фольклориада
10 март 2020, 14:40

“Tam Ti Delam” яки Канаданың Фольклориададагы вәкиле

Бөтендөнья фольклориадасында Канада исеменнән “Tam Ti Delam” фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Коллектив Сет-Иль шәһәрендә моннан 40 ел элек барлыкка килгән һәм Квебек фольклорының борынгы биюләрен һәм музыкасын саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә. Ансамбль Франция, Испания, Украина, Венгрия, Швейцария, АКШ, Португалия, Кипр һәм башка илләрдә Канада исеменнән халыкара фольклор фестивальләрендә чыгыш ясаган.

Канада – зур ил. Бу үзенчәлекле пейзажлы дәүләтнең ярларын өч океан юа. Мәйданы буенча дөньяда икенче урында тора. Җир шарындагы эчәр суның биштән бер өлеше – бу дәүләттә. Чын мәгънәсендә Җирнең бик үзенчәлекле төбәге ул: анда кешелек цивилизациясе табигать белән бербөтен булып яши. Ә мәдәниятнең төрлелеге! Анда Францияне дә (Квебек) яки Англияне дә (Британия Колумбиясе), Шотландияне яки Украинаны да (Лемберг), шулай ук асаба халык – эскимослар тормышын да күрергә мөмкин. Ил халкы – дөньяда иң күп төрле этник чыгышлы, ә мәдәниәте йолаларга һәм традицияләргә бай.
Канада кунаклары “төньяк-көнчыгыш” округында, ягъни Балакатай (21 июль), Кыйгы (22 июль), Салават (23 июль), Мәчетле (24 июль), Дуван (25 июль) районнарында узачак чараларда катнашачак. Ә Этно-көн 26 июльдә үтәчәк.
Лариса Абдуллина https://bash.rbsmi.ru/
Фото https://bash.rbsmi.ru/
Читайте нас: