Барлык яңалыклар
Фольклориада
4 март 2020, 10:45

Фольклориадага энциклопедия чыгачак!

Быел җәен Башкортстанда VI Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. Республикада әлеге әһәмиятле чарага әзерлек эшләре кызганнан-кыза бара. Шундыйларның берсе – Фольклориада ачылуга «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен нәшер итү.

Бу эш “Башкорт энциклопедиясе” гыйльми нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге энциклопедия ике телдә – русча һәм инглизчә дөнья күрергә тиеш. Биредә республикада 100 елдан артык компактлы рәвештә гомер кичергән халыклар турында этнографик мәгълүмат, аларның фольклор җәүһәрләре, йолалары, бәйрәмнәре турында белешмә урнаштырылырга тиеш. Шулай ук борын-борыннан урындагы халыктан фольклор ядкарьләрен җыючылар, бу өлкәдә эшләүче галимнәр, фольклор ансамбльләре, алар арасында үткәрелгән бәйге-конкурслар, милли музыка кораллары турында мәгълүмат та биредә урын алачак. Республикада гасырлар дәвамында яшәп, үзләренең саны һәм мәдәни байлыгы белән аерылып торучы алты милләткә – башкортларга, урысларга, татарларга, чувашларга, мариларга һәм удмуртларга энциклопедиядә аерым урын бүленәчәк. Гомумән алганда, республикада милли-мәдәни оешмалары булган бер генә халыкны да энциклопедия читтә калдырмаячак. Хезмәт яхшы кәгазьдә, төсле иллюстрацияләр белән бизәлеп басылырга тиеш.
«Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясенең авторлар коллективын танылган галимә, филология фәннәре докторы, профессор Фәнүзә Аетбай кызы Нәдершина җитәкли. Шулай ук ул энциклопедиянең баш мөхәррире дә булып тора. Мөхәрририят эченә республиканың күренекле галимнәре Мирас Иделбаев, Иван Карпухин, Гөлнур Хөсәенова, Розалия Солтангәрәева, Фәридә Галиева һәм башкалар кергән. Башкортстан татарлары фольклорына кагылышлы мәкаләләрне “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус Фазлетдинов язды.
«Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясе өстендә эш бүген тәмамлану алдында. Китап дөньяның төрле кыйтгаларыннан республикабызга җыелган кунаклар өчен саллы бүләк булырга тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Автор: Илдус Фазлетдинов https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: