Барлык яңалыклар
Фольклориада
3 март 2020, 18:35

Сувенирларга конкурс игълан ителде

IVБөтендөнья фольклориадасының иң яхшы символикасын һәм сувенирларын эшләү буенча конкурс игълан ителде. Анда сувенир әйберләр эшләүче компанияләр һәм күпләп җитештерү мөмкинлегенә ия булган аерым осталар катнаша ала. Кирәкле тираж – 2 мең данә.

Конкурска Башкортстан республикасының һәм Русиянең мәдәниятен, тарихын, этник үзенчәлелеген чагылдырган югары сәнгать дәрәҗәсендә башкарылган кабатланмас сувенир әйберләр кабул ителә. Алар теләсә нинди материалдан, төрле жанрда һәм декоратив-гамәли иҗат һәм кәсеп техникасында башкарылган булырга мөмкин. Конкурсның категорияләре – IVБөтендөнья фольклориадасының CIOFF®2020 логотипы төшерелгән VIP-сувенир, Тукыма сувенир, Полиграфия сувениры.
Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 31 мартында ясалачак һәм Фольклориаданың рәсми сайтына урнаштырылачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм 18 июльдә Уфада IVБөтендөнья фольклориадасының ачу тантанасына шәхси чакыру белән бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашу өчен эшләрне һәм гаризаларны 20 мартка кадәр тапшырырга кирәк.
Чыганак: Башинформ

Автор : Ибрагимова Эльмира https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: