"Кереш өлешне тәмамлап, Масленица атнасы кысаларында бүген халык йолалары һәм традицияләрен саклауга турыдан-туры бәйле зур мәдәни чара хакында әйтәсем килә. Бу - Башкортстан Республикасында 18 июльдән 1 августка кадәр үтәчәк VI Бөтендөнья Фольклориадасы.Күмәк кеше катнашлыгындагы әлеге зур мәдәни чара Русиядә берничә этапта уздырылачак. Ул 18 июльдә Уфада тантаналы ачылачак, ә 19 июльдә барлык кунаклар милли киемнәрдә урамнар буйлап үтәчәк. Шушы атнадан Русия һәм чит илләр киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен VI Бөтендөнья Фольклориадасының рәсми сайтында аккредитация ачыла", - диде Захарова. - Чарада 85 илдән 3000нән артыграк вәкил катнашачак. 14 көн дәвамында илләр һәм төбәкләр коллективлары мәдәният ярдәмендә бер-берсе белән аралашачак.