Барлык яңалыклар
Фольклориада
28 февраль 2020, 10:15

Фольклориада. Волонтерлар белән очрашу

Кичә, 27 февральдә, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының Концерт залында волонтерларның VI Бөтендөнья Фольклориадасын оештыручылар белән беренче очрашуы узды.

Волонтерлык үзәкләре җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, 350 волонтерны - Уфада, 79ын республика районнары буенча җәлеп итү планлаштырыла. Алар - инглиз, француз һәм испан телен белүче яшь кешеләр.

Волонтерлар өчен башкала һәм республиканың истәлекле урыннары турында кунакларга сөйләү бурычы куелган.

Уфа ун өлешкә бүленәчәк. Республика шартлы рәвештә тугыз фестиваль округына бүленәчәк, һәр округта җиде-сигез район. Һәр район үзәге һәм шәһәр округлары үзәкләре чара кунакларын кабул итәчәк. Бу - 70тән артык мәйданчык. Аларда, концерт чараларыннан тыш, күргәзмә-ярминкәләр, уеннар һәм башка чаралар оештырылачак.

Шул уңайдан педагогия университеты бу чарада катнашырга теләүче волонтерлар өчен укыту үткәрәчәк. Шул укуны үткән кешеләр генә анда катнаша алачак. Гомумән, бу зур чарада 500гә якын волонтер катнашуы көтелә.

Фольклориадада катнашырга теләүче волонтер https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfELqrT18_73W1p-PlbYbilADTFWBN6PWGsyyKmW7bzqDbLsQ/viewform сайтында гариза тутырып җибәрергә тиеш.
Фото: "Башинформ" агентлыгы

Ример Насретдинов https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: