Барлык яңалыклар
Фольклориада
26 февраль 2020, 11:20

Стәрлебаш районы татарларының риваятьләре һәм легендалары

Безнең кул астыбызда булган риваятьләрдә Стәрлебаш төбәгенә татарларның күпләп күчеп утыруы, биредә татар авылларының барлыкка килүе Казан ханлыгының җимерелүе һәм Мәскәү тарафыннан алып барылган милли-колониаль изү сәясәте белән аңлатыла. Мәсәлән, Бүзат, Хәлекәй авыллары тарихында китерелгән мәгълүматларга караганда, алар XVII гасырда барлыкка килгән, ә Бакый авылы XVIII гасыр ахырында нигезләнгән дип фараз итәргә мөмкин.Стәрлебаш төбәге татарларының риваятьләрендә Пугачев җитәкчелегендәге 1773-1775 еллардагы Крестьян сугышы белән бәйле мотивлар аеруча зур урын тота. Күп кенә авыл, җир-су атамаларының барлыкка килүен, халык шушы күтәрелештә катнашкан кешеләрнең исемнәренә, төрле сугыш вакыйгаларына нигезләнеп аңлата. Хәер, үзегез укып карагыз!

  1. Бакый авылы
  2. Пугачев восстаниесе вакытында качкын крепостнойлар Кабакуш авылыннан үтеп барышлый, бер бик чибәр башкорт кызын үзләре белән алып китәләр. Кыз берничә ай качаклар отрядында яши. Аның туганнарын бик сагынуын күреп, пугачевчылар ышанычлы кеше аша кызны кире Кабакуш авылына озаталар. Тик кызның әтисе баласыннан баш тарта. Урыслар арасында яшәгәннән соң, кызын кире өенә кертәсе килми. Ата үз җирләренең читендәге урманнан кызына бәләкәй генә урын бүлә һәм пугачевчылар җибәргән юлдашы белән аны шунда яшәргә озата. Бу егетнең исеме Бакый була. Ул татар милләтеннән була.
    Урман эчендә яшәгәндә, башкорт кызы белән татар егете үзләрендә утызлап качкынны яшерәләр. Эзәрлекләүләр тынгач, аларның кайберләре хатыннары янына кайтып китә, кайберләре, киресенчә, кәләшләрен монда алып килә. Әкренләп яңа йортлар салына башлый. Шулай итеп, Бакый авылы барлыкка килә.
    (1997 елда Стәрлебаш районы Бакый авылында Флүр Гафиев язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. – БДУ ТФҺМК ФФ.; 1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 81)
    1. Бүзат авылы
    2. XVII гасырда патшага Мамин фамилияле бер генерал-морза хезмәт иткән. Яхшы хезмәте өчен, патша аңа җир бүләк итәргә булган. Аны Башкортстаннан, буш яткан җирләрдән биргән.
      Мамин килеп җирен караган, ошаткан, әмма бик төпкелдә булуын гына яратмаган. Озакламастан, Мамин Пенза губернасында яшәгән татарлар белән җирләрен алышырга уйлаган. Өч Пенза татары килеп, бу җирләрне караганнар һәм бик ошатканнар.
      Ләкин, кайтыр юлга чыккач, аларның бер атлары кинәт авырып киткән. Юлчылар аны бер чишмә янында калдырып китәргә мәҗбүр булганнар. Кайтып, җирне ошатулары һәм алыштырырга риза булулары турында Маминга әйткәннәр. Бер ел тирәсе вакыт үткәч, 7 гаилә бу якларга күчеп килә һәм чишмә янындагы аланга төпләнә. Әле ул урында Бүзат авылының Актүбә урамы урнашкан.
      Бабаларыбызга яшәп китүе бик авыр була, иген үстерү өчен җир эшкәртергә, өр-яңадан дөнья корырга туры килә.
      Бер көнне суга барган хатын-кызлар чишмә янында бер ат очраталар. Кайтып, ир-атларга сөйлиләр. Бергә килеп карасалар, ул үткән килгәндә калдырып киткән чирле ат булып чыга. Бу ат – акбүз ат була. Аның савыгуына һәм исән-сау кышлавына куанган халык авылларына Акбүзат дип, исем кушарга булалар. Безнең көннәргә хәтле килә-килә, авыл Бүзат дип кенә йөртелә башлый.
      (1998 елда Стәрлебаш районы Бүзат авылында М. Кадыйровтан Гөлназ Мөхәррәмова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 82)
      1. Яшергән авылы
      2. 1773 елга кадәр авыл Нухрат дип атала, ә соңыннан Яшеренгән исемен ала. Чөнки авыл зур булмый һәм урман акланында урнаша. Шуңа да Яшеренгән исемен йөрткән булгандыр, мөгаен. Картлар, монда пугачевчылар да яшеренеп яткан, дип сөйлиләр. Тора-бара авыл исеме әйтергә җиңелләштерелә һәм Яшергән дип атала башлый.
        (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 82)
        1. Хәлекәй авылы
        2. Борын заманда Пенза якларыннан җир эзләп йөрүче мишәрләр безнең якларга килеп чыгалар. Алар юлларында биек тау очраталар. Аның башына менеп басып, тирә-якны күзәтә башлагач, үзләренең күңелләренә ошаган бер үзәнлек күрәләр. Бу үзәнлеккә алар зур өметләр баглап, ачлыктан һәм ялангачлыктан котылырга теләп, төшеп китәләр.
          Бирегә иң беренче булып Хәлиулла дигән кеше төпләнә. Киң күңелле, кешеләргә игелекле булганы өчен, авыл халкы аны яратып, Хәлекәй бабай дип йөртә. Ул гәүдәгә таза була һәм үзенә йорт төзү өчен бүрәнәләрне кулбашына салып, Мәчет тавыннан ташый. Ә тау башлары элек куе нарат агачлары белән капланган була. Аның артыннан тагын йортлар төзелә башлый, шул сәбәпле тау ялангачланып кала. (Хәзер инде Мәчет тавы башында яңадан наратлар шаулап утыра.)
          Хәлекәй бабай иң матур, иң чибәр кызны үзенә хатын итеп сайлый. Ул Җәмилә исемле була. Менә шулардан Хәлекәй авылында яшәүчеләр саны арта башлый. Табигатьнең иң матур култыгына кереп урнашкан авылны күреп, сокланып, уңдырышлы җирләренә төпләнергә теләүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Ләкин аларга зур сынау аша үтәргә туры килә, чөнки алларында биек тау тора. Күпләр йончып, шушы тау аша үтә алмыйлар; кайберләре үлеп кала, шуның өчен аны Әҗәл тавы дип атыйлар.
          (2011 елда БДУ талибәсе Айсылу Баһаветдинова Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында яшәүче Фатыйма Гыйтият кызы Яушевадан (1925 елгы) язып алган.)
          1. Хәлекәй авылы һәм аның җир-су атамалары
          2. (2 вариант)
            Татар-мишәрләр арасында Ислам дине киң таралган булган. Ул халыкның мәдәниятен, аң-белемен үстерүгә ярдәм иткән. Татар морзалары күп кенә мөселман илләре белән бәйләнештә торганар, хаҗга барып кайтулар оештырганнар, чит илләр белән сәүдә иткәннәр. Урыс хөкүмәтенә татар морзаларын кысарга, “тәртәгә кертергә” кирәк булган.
            Шуның өчен патша 1713 елда мишәр, татар морзаларын дворян (морза) дәрәҗәсеннән мәхрүм итү турында Указ чыгара. Кысрыкланган морзалар төрле якларга тарала. Мишәр морзалары Пенза якларына юнәлә. Алар төпләнеп, җирләр сатып алып яши башлый.
            Ислам диненең көчәюеннән курыккан урыс патшасы мөселман морзаларын тагын да эзәрлекли башлаган. 1743 елда синод “изге урыс җирен поганый мөселманнан” чистарту турында карар кабул итә. “Чабаталы морза”лар алты ай эчендә христиан динен кабул итәргә тиеш булалар. Байлыкларыннан колак кагарга теләмәгәннәр бу шартка күнеп, тизрәк чукына, әлбәттә. “Баш бирмәгәннәр”нең дәрәҗәләрен (морзалыгын), җирләрен тартып алып, “казна крәстиәне” дип яздыралар. Алар лашман тартырга, ягъни кораблар төзү өчен 150шәр ел үскән агачларны кисәргә җибәрелә.
            Кыерсытылган һәм кимсетелгән мөселман морзалары, үзләренең гомер иткән җирләрен ташлап, Казан,Уфа губерналарына да күчә башлый. Әмма аларга җир бирергә берәү дә ашыкмый. Элегрәк Уфа губернасына килеп урнашкан хәлле генә татарлар, мишәрләр күчеп килүчеләргә ярдәм кулы суза. Урындагы чиновникларны көйләп-чөйләп, җиргә нәсел буенча хуҗа булган башкортлар белән күп кенә җирләрне берничә елга арендага алу турында килешү төзегәннәр. Күчеп килгәннәр утрак тормышта яши башлаган.
            Хәлиулла бабай, әлбәттә, күчеп килгәндә карт булмаган. Пенза ягыннан гаиләсе белән беренче булып әлеге Иске Хәлекәй авылы урнашкан төбәккә 1743 елдан соң, 1750 елга кадәр үк килеп утырган. Милләте мишәр булган, гаиләсенең, балаларының мөселманлыгын саклау өчен яшәгән урынын ташлап киткән.
            Йорт корып, дөнья көтә башлаган. Сайлаган урыны тау астында, йорты калку урында, йорттан ерак түгел инеш агып яткан, мал-туар эчерү өчен якын, җайлы, ә тугайда – зур елга. Инеш язын ярларын җимереп ташканга, суының төсе кып-кызыл булганга, аны Казынды дип атаганнар.
            Тора-бара елга кичү биргән, урынын табып, аны күперсез дә чыгып йөри башлаганнар. Шулай итеп, ул буйсынган, күнгән. “Елга күнде әзрәк” дигән сүзләрне бергә кушып, “Күндерәк” дигән сүз ясалган. Елгага да Күндерәк дип исем кушканнар.
            Хәлиулла килеп утырганда, тирә-чякта беркем дә яшәмәгән, авыллар булмаган. Ул тирә-як белән танышып, шунда яшәргә калган.
            Тора-бара Хәлиулла янына кешеләр күпләп килеп яши башлаган, авыл барлыкка килгән. Чишмә сулары бик тәмле булганга, авылны башта “Сок чишмә” дип атаганнар. Җимеш суларын “сок” диләр. Чишмә суын да яратканга, сок дәрәҗәсенә күтәргәннәр. “Сок чишмә” дип әйтү дә җөмлә төзелеше ягыннан гарәпчәгә якын. Татарча булса, “Чишмә согы” булыр иде.
            Авыл халкы Хәлекәй бабайны бик яратканга, аны Хәлекәй бабай дип атый башлаган. Беләсең, “-кай / -кәй” кушымчалары сөйкемле, ягымлы кешеләрне атау өчен яңа исемнәр ясалганда кулланыла. Аның исемен мәңгеләштерү максатында авылга Хәлекәй исеме кушылган.
            1754 елның 3 маенда мишәрләр белән Юрматы волосте башкортлары арасында төзелгән килешү буенча юридик яктан Хәлиулла бабай хөрмәтенә Хәлекәй дип аталган яңа авыл барлыкка килгән.
            Хәлиулла киң күңелле, белемле, гарәпчә дә белгән кеше булгандыр. Авыл тирәсендәге атамалар да борынгылар, хәтта гарәпчәләре дә бар. Авылдан ерак түгел Хөҗрә дип аталган тау һәм чокыр бар. Хөҗрә – гарәп сүзе, татарчасы – “бәләкәй бүлмә”. Гарәпләр монастырьдагы бәләкәй бүлмәне “хөҗрә” дип атаганнар. Бу атама – бүлмәне шулай дип атау пәйгамбәр Мөхәммәт галиәссәлам заманыннан ук килә. Хәлекәй авылы янындагы Хөҗрә чокыры өч яктан таулар белән уратылган, көньяктан ачык, башка чокырлар белән чагыштырганда зур түгел, әйтерсең лә бүлмә.
            Өч бүлкәле озын тауны, атлары дулап, арбалары авып, михнәтләр күреп, кешеләр үлгәч, Әҗәл тавы дип атаганнар.
            1784 елның 8 июль килешүе буенча Хәлекәй авылына дәүләт крестьяннары катламындагы татарлар, дүрт елдан соң 27 типтәр кушылган. Менә шулай авыл барлыкка килгән.
            (2011 елда БДУ талибәсе Айсылу Баһаветдинова “Хәлекәйнең чал тарихы” китабы авторы Хәлил Салиховтан язып алган.)
            1. Күндерәк елгасы
            2. Хәлекәй бабай белән Җәмилә әбинең бер генә уллары була. Аны Күндерәк дип йөртәләр.
              Бервакыт шушы төбәкләрдә корылык була. Тауларда үләннәр калмый, урман эчләре шомлы төс ала, су юклыктан маллар кырыла, кешеләрнең кәефләре булмый. Кечкенә елгалар кибеп бетә, ә гүзәл Агыйдел бик ерак.
              Күндерәк кешеләрне бу бәладән коткару турында уйлана башлый. Тик ничек соң? Егет озак уйлап тормый, күзе кайсы якка карый, шул якка таба атлый башлый. Мөхәммәтдин авылына җитәрәк бер тавыш ишетеп, сагаеп кала, ләкин беркем дә күренми. Бу эчке тавыш егеткә ерак түгел урнашкан соры ташка басып, тылсымлы сүзләрне кабатларга куша. Егет, тавышка буйсынып, күңеленә килгән сүзләрне кабатлый башлый. Кинәт җир астыннан салкын, шифалы су күзе бәреп чыга. Егет озак уйлап тормый, чишмәне үз артыннан ияртеп, авылга таба чаба. Авыл уртасыннан чишмә Ашкадарга барып кушылганчы, алдын-артын карамыйча йөгерә дә йөгерә. Шушы егет хөрмәтенә ул барлыкка китергән елганы Күндерәк дип атаганнар.
              (2011 елда БДУ талибәсе Айсылу Баһаветдинова Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында яшәүче Суфия Әхмәровадан язып алган.)
              1. “Тайсуган” һәм “Этаскан”
              2. Кайчандыр Хәлекәй авылындабер егет яши. Аның чабышкы вакытларында ал бирми торган аты була. Авылдагы бик күп кешеләрнең аңа күзләре төшә. Озакламый бу ат хуҗасына бөдрә койрыклы, нечкә сыйраклы, балык кебек шома тәнле, кап-кара күзле бер колын бүләк итә. Авыл картлары аңа сокланалар һәм аның әнисеннән дә шәбрәк чабышкы булачагын әйтәләр. Көнчелләр бу колынны юк итәргә була.
                Ат, бер хафасыз, колыны белән тугайда үлән уртлап, көмеш кебек сулардан авыз итеп, кояш нурында иркәләнеп, әнисе кырында йөрүен белә. Әнисе дә һич аны-моны сизми. Ләкин байның боерыгы буенча аны тотып суялар. Шул урыннан ерак та китмичә, байның үзенең этен дә каен агачына асып китәләр. Моны бай махсус, начар эшен яшерү өчен, үзенә кара күләгә төшмәсен өчен эшләтә.
                “Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, – дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, байның кара эше ачыклана, тик инде соң була. Шунлыктан бу җирләрне “Тайсуган” (“тай суйган урын”) һәм “Этаскан” (“эт аскан урын”) дип йөртә башлыйлар, бүген без дә шулай дип атыйбыз.
                (2011 елда БДУ талибәсе Айсылу Баһаветдинова Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында яшәүче Суфия Әхмәровадан язып алган.)
                1. Котып чокыры
                2. Ибракай авылы яныннан кайчандыр кыргызлар мал куган. Шул вакытта Ибракай авылы кешеләре кыргызлар белән сугышка чыккан. Сугыш вакытында кыргызлар шушы чокырда Котып исемле егетне ук белән атып үтергәннәр. “Котып чокыры” атамасы шуннан калган.
                  (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 111)
                  1. Поскын чокыры
                  2. Пугачев явы бастырылганнан соң баш күтәрүчеләр шушы чокырда качып-посып яталар. Шуңа да ул “Поскын чокыры” дип атала.
                    (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 121)
                    1. Мамин урамы
                    2. Урман эчендә урнашкан бәләкәй генә авылга әйбәтләп көн күрер өчен, төрле һөнәргә ия булган кешеләр кирәккән. Шулай итеп, төрле авыллардан монда тагын берничә гаилә килеп төпләнгән.
                      Шулай, халык саны артып, авыл зураеп яшәп ятканда, тирә-яктагы урыс авылларыннан баскынчылар килеп, малларны куып алып киткәннәр, кешеләрнең бар булган мөлкәтен тартып алганнар. Халыкны төрлечә кыерсытканнар. Моңа түземлеге беткән авыл халкы киңәшләшеп, генерал Маминга прошение белән кеше җибәрәләр. Аңа яңа җирдә кыерсытылуларын сөйләп бирәләр. Мамин берничә гвардеецын авылны сакларга җибәрә. Шулай итеп бу гвардеецлар үзләре бер урам булып төпләнәләр. Морза Маминга рәхмәт йөзеннән, ул урамны “Мамин урамы” дип атый башлыйлар.
                      (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 127)
                      1. Ясаклылар урамы
                      2. Бу урам Стәрлебашта урнашкан. Элек монда махсус ясак түләүче татарлар яшәгән, диләр. Исеме дә шуннан калган икән.
                        (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 136)
                        1. Бүре бүләге җире
                        2. Бу җирдә элек бүреләр күпләп яшәгән. Ачлыктан алар кешеләргә һәм малларга һөҗүм иткәннәр. Сунарчылар күмәкләшеп барып, бүре аулаганнар. Вакыт узган саен бүреләр кимегән, башка урманнарга качкан. Алардан калган урынны авылыбызда яшәүче Гатаулла бабай “Бүре бүләге” дип атаган. Шулай итеп, бу атама халык теленә кереп киткән.
                          (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 182)
                          1. Байгара тавы
                          2. Әүвәл бу җир җәнлекләргә, җиләк-җимешкә бик бай булган. Анда агачтан-агачка сикереп йөрүче купшы тиен дә, урман хуҗасы аю да, башка җәнлекләр дә яшәгән.
                            Тау эргәсендә урыс авылы булган. Алар бу урынны урысча “богатая гора” – “бай гора” дип йөрткәннәр. Менә шуннан “Байгара тавы” дигән атама торып калган да инде.
                            (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 189)
                            1. Сискал тау
                            2. Элек монда Тәпәнәй исемле чуваш яшәгән. Ул малайлары белән шушы тау борынында каен тузыннан сагыз кайнатып, шуңа елкы мае кушып, арба майлар өчен дегет ясаган һәм Оренбург якларына алып барып, игенгә, онга алыштырып кайта торган булган.
                              Шундый керемле урын табу шатлыгыннан Тәпәнәй карт: “Хорошее место сыскал!” – дип кычкырып җибәргән, имеш. Шушы сүздән соң бу урын “Сискал тау” исемен ала. Бу тауда чувашларның сагыз кайнаткан мич урыннарын әле дә табып була.
                              (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 195-196)
                              1. Бикмәт тавы
                              2. Әүвәл авылда Бикмәт исемле бер карт яшәгән. Берчакны ул урманга утын артыннан киткән. Чыбык-чабыкны бау белән бәйләп, күтәреп алып кайтып килгәндә, юлда буран чыккан, һәм Бикмәт шушы тауда туңып үлгән. Шуңа да ул “Бикмәт тавы” дип атала.
                                (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 200)
                                1. Көмеш ташы
                                2. Борын заманда бу таш су төбендә яткан. Тимергали исемле егет үзе кебек унбер батыр белән ташны тартып чыгарып, яр башына утыртканнар.
                                  Җәйге печән вакыты булган бу. Төшке ашка туктагач, хатын-кызлар шушы урынга су керергә килгәннәр. Көмешбикә исемле кыз шушы ташка сөялгән. Шулчак таш әйләнеп китеп, тегене баскан да куйган. Кешеләр чакырып, ташны күтәреп карасалар, Көмешбикәнең бер җире дә имгәнмәгән икән.
                                  Шул көннән башлап ташны кызның исеме белән, “Көмешбикә ташы” дип атап, тау башына мендереп утыртканнар. Вакыт үтә-үтә, атама кыскарып, “Көмеш ташы” булып кына калган.
                                  (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 212-213)
                                  1. Рәйхан тавы
                                  2. Ибраһим авылында революциягә тиклем чибәрлеге белән дан тоткан, мәрхәмәтле, бик уңган Рәйхан исемле кыз үсә. Аның матурлыгына сокланып, күп егетләр гашыйк булалар. Рәйханның ата-анасы бик ярлы яшиләр. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. Кыз үзе кебек үк ярлы егетне ярата.
                                    Алар кичен, кеше күрмәгәндә, авыл кырындагы биек тау башында очраша торган булалар, вәгъдәләр куешалар. Ләкин үзенә бишенче хатынлыкка алу уе белән янып, Рәйханны күрше авыл мулласы сагалый башлый. Ул гашыйкларны очрашкан урыннарында көтеп, качып тора. Егет белән кызны күргәч, пычак белән алар өстенә ташлана. Ләкин егетне чәнчим дип, буталып, пычакны кызга казый.
                                    Шушы вакыйгадан соң, кызның әти-әнисе сарыга сабыша. Ә егет сөеклесен үзләре очрашкан тау башында җирләттерә дә читкә чыгып китә. Тау шуннан соң “Рәйхан тавы” дип атап йөртелә башлый.
                                    (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 224)
                                    1. Аждаһа ерымы
                                    2. Борынгылар сөйләве буенча, бервакыт бу урында җир астыннан аждаһа килеп чыккан. Ул үзенең озын койрыгын болгап, артыннан чокырлар, ерымнар калдырган. Бу урын шуңа күрә “Аждаһа ерымы” дип атала да инде.
                                      (1998 елда Стәрлебаш районы Стәрлебаш мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; Фазлетдинов, 2018. – Б. 255)
                                      1. Сәфәр елгасы
                                      2. Авылыбызның бер кешесе күрше 25 чакрым авылга кунакка киткән. Бу авылга беренче тапкыр гына барган була, шуңа юлны белмәгән. Шулай, бара торгач, моңа бер елга очрый, һәм ул елга буйлап авылга барып җитә.
                                        Кайтканда, югалмас өчен, бу Сәфәр исемле кеше тагын шул юлдан кайта. Шулай итеп, елга буенча күрше авылга сукмак салына. Ә елганы менә шушы кеше исеме белән Сәфәр елгасы дип атый башлыйлар.
                                        (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                        1. Урыс елгасы
                                        2. Бу елга төньяктан безнең Тәтер елгасына ага. Элекке заманнарда бу елга буена ерак җирләрдән урыслар килеп утыра. Һәм безнең авыл халкы елганы Урыс елгасы дип атый.
                                          (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                          1. Комчокыр елгасы
                                          2. Авыл кешеләре бер чокырдан ком чокып алган була. Һәм шулай ком чокыганда, инеш килеп чыга. Бу инешкә башка күп инешләр агып төшеп, елга була. Комчокыр елгасы шуннан китә.
                                            (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                            1. Ташкүпер инеше
                                            2. Элек монда бер мулла яшәгән. Аның йортын күршесе белән бер инеш аерып аккан була. Шушы инеш аркылы сикереп чыгып йөрмәс өчен, мулла таштан зур күпер салдыра. Шулай итеп, инешне Ташкүпер инеше дип атыйлар.
                                              (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                              1. Җитен елгасы
                                              2. Бу елга буенда элек-электән күп итеп җитен үскән. Авыл халкы, җитенне җыеп, сүс ясаган һәм аңардан киндер суккан булганнар. Менә шуңа күрә Җитен елгасы дигәннәр.
                                                (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                                1. Бүреле кое
                                                2. Бер карчык коега суга барган. Су алам дип, коега иелсә, бүрегә охшаган бер нәрсә күрә. Һәм “Бүре, бүре!” – дип кычкыра-кычкыра өенә таба йөгерә. Шуннан бирле бу коены Бүреле кое дип атыйлар.
                                                  (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                                  1. Әпәкәй урманы
                                                  2. Безнең авылга элекке вакытларда ачлык килгән булган. Авыл халкы ачтан үлмәс өчен, тамакларын ничек тә туйдырыр өчен, урманга күчеп киткән. Шунда алар үлән тамырлары, кыргый җимеш ашап көн күргәннәр.
                                                    Әниләре балаларын “әпекәй” (“ипи” сүзеннән) дип ашата торган булган үләнне. Шул “әпекәй”дән “әпәкәй”сүзе килеп чыккан. Шуңа урманга Әпәкәй урманы дип исем кушканнар.
                                                    (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                                    1. Шәйбәк табыры
                                                    2. Озак еллар Шәйбәк исемле бер карт колхоз сыерларын көткән. Аның үзенә генә маллар йөртә торган җире һәм табыры булган. Бу табырны әле дә Шәйбәк табыры дип исемләп йөртәләр.
                                                      (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче Рәшидә Шакир кызы Йосыповадан (1934 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                                      1. Зөһрә кыз
                                                      2. Таһир белән Зөһрәнең мәхәббәтенә тиң мәхәббәт юктыр. Алар бер-берсен күрмичә тора алмыйлар. Зөһрә кыз шундый чибәр була. Таһир кызның гүзәллегенә таң кала, сөйкемлелегенә соклана.
                                                        Берчак җиргә афәт килә. Сугыш башлана. Таһир да туган җирен дошманнардан сакларга китәчәк.
                                                        Менә гашыйкларның соңгы кичләре. Алар Мәхәббәт күле янында очрашалар. Куллар – кулга, иреннәр иренгә үрелә.
                                                        – Тиздән җиңү яулап кайтырмын, – ди Таһир.
                                                        – Мин сине көтәм, тиз кайт! – ди Зөһрә.
                                                        Зөһрә һәр көнне кич күл буена суга килә, Таһирны искә төшерә, Ходайдан исән кайтуын сорый.
                                                        Менә сугыш кырыннан кара кәгазь килә – Таһир һәлак булган.
                                                        Кич белән Зөһрә көянтә-бидрәләре белән серле күл буена килә. Күлдә – ай шәүләсе. Зөһрә кыз яшьләрен түгә, бик кайгыра. Ул кинәт кенә елавыннан туктый һәм Таһирына эндәшә: “Сөеклем, мине дә үз яныңа ал!” – ди дә күлгә ташлана.
                                                        (2000 елда Стәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наҗия Аюп кызы Габитовадан (1952 елгы) Илира Юнысова язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ)
                                                        Шартлы кыскартмалар
                                                        БДУ ТФҺМК ФФ – Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фольклор фонды;
                                                        Фазлетдинов, 2018. – Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни мөхәррире Ә.М.Сөләйманов – Уфа: Китап, 2018. – 344 б.
                                                        Илдус Фазлетдинов. https://tulpar.rbsmi.ru/
                                                        Читайте нас: