Барлык яңалыклар
Фольклориада
25 февраль 2020, 13:40

Фольклориадада 80нән артык ил вәкилләре катнашачак

Республика Башлыгы Радий Хәбиров VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек буенча эшлекле сөйләшү үткәрде. Әлеге зур чара Башкортстанда 18 июльдән 1 августка кадәр барачак.

- Русия тәүге тапкыр Бөтендөнья фольклориадасын кабул итә. Аның барышында республикабызга 80нән артык илдән өч меңнән артык артист киләчәк. Бәйрәм республика шәһәр һәм районнарының 72 мәйданчыгында барачак, – диде Радий Фәрит улы.
Республика Башлыгы иҗади активистлар, кунаклар чыгыш ясаячак мәйданнарны әзерләү, хәстәрләү, яшәү урыннарын тәртипкә китерү, хәвефсезлекне тәэмин итү эшләрен йөкләтте.
Фольклориадага әзерлек барышы турында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягъфәров сөйләде. Аның әйтүенчә, чарага әзерлек 2015 елдан башланган. 2017 елда Русия Президенты Владимир Путин бу турыдагы Указга кул куйган, эшче төркемнәрне билгеләгән иде. Республиканың район һәм шәһәрләре һәркайсы үз төбәгендә Фольклориаданы оештыру буенча юл карталарын әзерли.
Бу зур чара “Уфа-Арена”да ачылачак. Анда Русиянең иң көчле фольклор коллективларының, шул исәптән М.Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хорының чыгышы көтелә. Фольклориаданы ябу тантанасы “Ватан” этнопаркында булачак.
Беренче Фольклориада 1996 елда Нидерландта үткән, анда 51 ил катнашкан. Бу чара 2000 елда – Япониядә, 2004 елда – Венгриядә, аннан соң Көньяҡ Кореядә һәм Мексикада үткәрелгән. 2020 елда бездә узачак чарада халык һәм коллективлар саны буенча рекорд куелуы да бар. https://bash.rbsmi.ru/
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: