Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 март 2021, 16:35

Вакытында башкарылган эшләр бакчада мул уңыш китерә

Вакытында башкарылган эшләр бакчада мул уңыш китерә.

"Кояш нурлары чак кына җылыта башлау белән бакча күзгә күренеп үзгәрә. Кичә генә йоклаган бөреләр ачыла, чәчәкләр борын төртә башлый. Кызганычка каршы, агач-үсентеләр белән бергә бакчага зыян китерүче бөҗәкләр дә уяна. Иртә яз — алар белән көрәшү өчен иң уңайлы вакыт. Тап шушы вакытта бакчаны төрле дарулар белән эшкәртеп калырга кирәк. Алар авыруларны һәм бөҗәкләрне таралмас борын юк итәргә ярдәм итәр", — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгечләре.

Иң элек һәр агачны җентекләп карап чыгарга кирәк:
1. Карт агачларның кәүсәсен шпатель яки тимер щетка белән тазартып чыгыгыз. Чөнки аерылып торган кайрысы астында зарарлы бөҗәкләр кышлый, аннан йомырка сала башлый.
2. Җимеш биргән куакларның ботакларын һәм бөреләрен тикшерегез. Аларга эссе су коярга кирәклеге турында язган идек инде.
3. Бөҗәкләр кышлаган урыннарны тазартып чыгыгыз: былтыргы яфрак, агач кәүсәсендәге тишек-тошык, кипкән ботаклар — боларның барысы да аларның йомырка сала торган куышы. Иң шәп ысул — яндыру.
4. Агач һәм куакларны кисәргә вакыт. Башта эчкә таба үскән ботакларны алыгыз, комачаулаган һәм картайганнарыннан котылыгыз. Кояш нурлары һәм җил ботак арасыннан җиңел үтәргә тиеш.
5. Агачларның саулыгын саклар өчен известь белән аклап чыгыгыз. Беренчедән бу ысул агачларның кәүсәләрен кояш нурларыннан сакласа, икенче яктан кайрысы астына зарарлы бөҗәкләр ияләшүенә ирек бирмәячәк.
Агач кәүсәсен известька дегет кушып та акларга мөмкин. Дегетнең исе корткычларга да ошамый.

Фото: sveklon.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: