Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 март 2021, 11:11

Көйгән савыт-сабаны тазартып буламы?

Сезнең дә плитә өстенә ашарга пешәргә куеп, сүндерергә онытып чыгып киткәнегез бармы? Була шул андый күңелсез хәлләр. Вакытында искә төшеп, өйгә кереп сүндерсәң дә ризык пешкән савытны чистартырмын димә. Төбенә ябышкан көектән котыла алмый, кәстрүлләрне ташлаган чаклар да бар. Ә хәзерге кәстрүләләрне кырып юарга да ярамый.

Менә шундый хәлдә калдыгыз икән, түбәндәге киңәшне искә төшерегез. Аммиак эремәсе (даруханәдә сатыла) алып, кәстрүл төбенә салыгыз да, бу савытны пакетка салып, бер тәүлеккә алып куегез. Аннары савытны яхшылап юыгыз. Ул өр-яңа кебек булачак.
Фото: kupisantehniky.
Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.ru
Читайте нас: