Психологлар гадәттә стресстан арынуның стандарт алымнарын киңәш итә: табигатькә ялга бару, мунчага яки массажга бару, ниндидер яңа шөгыль табу, дуслар белән аралашу, релаксация. Әмма әлеге алымнар барысына да ярдәм итмәскә мөмкин.
Монда шуны да әйтеп үтәргә кирәк: күп кеше стресска каршы тору өчен исерткеч эчемлекләр, тәмәке һәм башка зыянлы алымнар куллана. Әмма алар стресстан котылырга ярдәм итми, киресенчә, кешенең тормышы, сәламәтлегенә зарар сала, яңадан-яңа проблемалар китереп чыгара. Шуны онытмагыз!
Әйдәгез зарарсыз гына түгел, ә бик кирәк булган тактик ысулларны карап үтик.
*Тынычлануның иң шәп ысулы – якын, яраткан кешене кысып кочаклау. Бик тиз тынычланырсыз, энергия алырсыз. Гомумән, якыннарны еш кочакларга кирәк.
*Икенче яхшы чара – йорт хайваннары. Песи, эт, ат... Йомшак, җылы йонтәсләрне сыйпау киеренкелекне бик яхшы бетерә.
*Ялгыз кешеләргә стрессны басучы йомшак уенчыклар, мендәрчекләр тәкъдим итәләр. Аларны кибеттә сатып алырга (полистиролның вак гранулалары кулланыла), я үзегезгә ясарга була (мәсәлән, шар эченә ярма тутырырга, дөге, тары, карабодай...). Мондый уенчыкларны бармаклар белән капшаганда, изгәндә кулларның вак моторикасы кулланыла һәм баш миендәге ләззәт алу үзәге активлаша.
*Әзер рәсемне буяуны (“раскраска”) гадәттә балалар өчен тәгаенләнгән шөгыль дип карыйлар. Әмма әлеге шөгыль киеренкелекне бик яхшы бетерә, шуңа күрә хәзер олылар өчен әзер рәсемнәр дә чыгаралар. Кәгазь битендә генә түгел, онлайн да буяп була.
*20 нче гасырның 80 нче елларында барлыкка килгән Рубик кубигы һәм аның аналоглары нейрон элемтәләрне һәм киң фикерләүне үстереп кенә калмый, баш миен дә тынычландыра. Гомумән, бар башваткычлар һәм конструкторлар да кешенең игътибарын яулап алып, читкә юнәлдерә.
*Кул эшләре – һичшиксез, иң яхшы тынычлану чараларының берсе.