Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 март 2021, 14:48

Суган әрчегәндә елыйсызмы?

Әрчелгән суганны ничек еламый гына турарга белми аптырап торганда, 6 яшьлек кызым миңа бер бик кызык киңәш бирде.

— Әни, син суганны тураганда ипи кап һәм йотма. Еламассың, — ди.
— Кайдан беләсең аны? — дип сорадым гаҗәпләнеп.
— Интернеттан карадым.
Кызымның киңәшенә колак салып, шулай эшләргә булдым һәм чыннан да, суганның әчелеген сизми, аны турап та куйдым! Сез дә сынап карагыз әле.
Фото: пиксабай.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.ru

Читайте нас: