"Вермикулит — җиңел, таралып торучан, аксыл төстәге, микрокүзәнәкле, көпшәк структуралы гидрослюдалар төркеменә керүче табигый минерал ул. Аның тәңкәләре 1 миллиметрдан 10га кадәр зурлыкта була. Ул агулы түгел, составында авыр металлар юк, экологик яктан чиста санала. Череп таркалмый. Җылылыкны әйбәт саклый, дымны күп итеп үзенә сеңдереп, үсемлекләрнең тамырларына аз-азлап биреп баруы ягыннан отышлы. Үз авырлыгына караганда биш мәртәбә зуррак күләмдә су йота ала. Аны юкка гына «мул уңышның юлдашы» дип атамаганнар шул. Дымлы җылы урында орлыклар бик тиз шыта, вермикулит аларга кирәк кадәр генә дымын биреп бара, җылыта да, гөмбәчек чиреннән дә саклый. Вермикулит катнаштырылган туфракта дым-һава йөреше әйбәт булганга күрә, нәни үсентеләр чагыштырмача тизрәк тишелеп чыга. Бик әйбәт тернәкләнеп китәләр. Тамыры тармаклы, сабагы нык үсемлекнең мул уңыш бирәчәге көн кебек ачык. Орлыкларны бүрттергән чакта 1 миллиметрлы минерал куллану яхшы. Лотокларга чәчкәндә эрерәге — 2-3 миллиметрлысын файдаланыла. Бакчадагы түтәлләргә күчергәндә минералларның тагын да эреләрен оя эчләренә сибеп калдыралар. Вермикулит кулланган төпләрдәге томат, борыч, баклажан, кыярларның сабаклары юанрак, яфраклары эрерәк, уңышлары мулрак була. Кәбестә кәлшәләрен караяктан бик әйбәт саклый ул. Туфракны көпшәкләндерү, һәрвакыт дымлы итеп тоту өчен кулай. Борычның төбендәге туфрагы һаман беркадәр дымлы тормаса, чәчәкләре коела, җимшәннәре начар үсә, аннан юньле-башлы уңыш үстереп алам димә. Суны еш, аз-азлап сибүе бик мәшәкатьле эш. Бакчасына атнага бер генә мәртәбә килә алучыларга вермикулит куллану аеруча мөһим. Яхшылап сугарып калдыргач, вермикулит шарчыклары үзләренә сеңдергән артык суны үсемлекләргә атна дәвамында өлешләп биреп баралар. Вермикулит көннәр кызуга киткәч тә файда китерә. Ул тамырлар янәшәсендәге туфракны кирәгеннән артык кызудан саклый. Һава температурасы бик еш алмашынып торганда да үсемлекләргә ярдәмгә килә. Кышын тәрәзә төбендә үсеп утыручы нәни кәлшәләргә бер дә җиңел түгел. Тәрәзә төпләре шактый ук салкын, бүлмәдәге һава коры, көндез җылымса булса, төнлә салкыная. Ә нәни үсенте өчен һәр үзгәреш авыр сынау бит. Вермикулитлы туфрак аның тамырларын зур тетрәнү кичерүдән сакларга ярдәм итә: дымландыра, җылыта, кирәк булса, беркадәр суыта да ала. Ни дисәң дә, табигый минерал зарарлы химия түгел инде.
Вермикулит суны гына түгел, без сипкән ашламалардан кергән туклыклы матдәләрне дә үзенә сеңдерә һәм аны үсемлек кабул итә алырлык микъдарда гына акрынлап тамырларга биреп бара. Шунлыктан, яшелчәләр кинәнеп үсә, чөнки алар ачыкмый да, сусамый да” - дип сйли кырык өч еллык стажлы уңган-булган һәвәскәр бакчачы.