Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
19 март 2021, 10:38

Энергияне алучы "вампир"лар бармы? Бар.

Әгәр дә бу кеше белән сез еш очрашмасагыз, аның сезне көчсезләндерүенә түзәргә дә буладыр. Ә менә ул бергә яшәгән кеше яисә эштәге хезмәткәр булса, нишләргә? Ул көн саен сезнең энергия белән "тукланганын" белсәгез дә кача алмаячаксыз. Мондый кешеләрдән ничек сакланырга соң?

Вакыт чикләрен куегыз
Алар, гадәттә, энергияне акрынлап ала, бу процесс вакыт таләп итә. Аралашуыгызны чикләгез, алдан ук чикләрне билгеләп куегыз. Мәсәлән, сезнең кофе эчәргә 5 минут кына вакытыгыз бар, ә аннары очрашу билгеләнгән.
Җавап бирмәгез
Кайвакыт вампир сезне бер мизгел эчендә үз-үзегездән чыгара ала. Хис-кичерешләр, кычкыру, күз яшьләре, ачу кирәк аңа. Ул тискәре энергия белән туклана, ә сез үзегезнең нерв системасын какшатасыз. Бу турыда исегездә тотыгыз һәм провокацияләргә җавап бирмәскә тырышыгыз. Нейтраль булып калыгыз.
Бәхәсләргә кермәгез
Күпчелек кешеләр үз позицияләрен дәлилли белми, оппонент сүзләрен эмоциональ рәвештә кабул итә. Нәтиҗәдә, алар чын ызгышка әверелә торган бәхәскә җәлеп ителә. Сезнең кәефегез бозылуны, ярсуыгызны вампир көтә дә инде. Андый кеше белән бәхәскә кермәгез.
Компаниядә калыгыз
Энергетик вампир белән ялгыз калмаска тырышыгыз. Аның белән очрашуга тагын ике-өч кеше алырга тырышыгыз. Бу шәхсән сезгә юнәлтелгән агрессия кызулыгын киметергә ярдәм итәчәк. Күп кенә вампирлар башкалар янында үзләрен тупас тотарга кыенсына.
Сөйләмәгез, тыңлагыз
Үз фикерегезне әйтергә ашыкмагыз, күбрәк тыңлагыз, әңгәмәдәшегезгә сөйләргә ирек бирегез. Бәлки, ишеткәннәре белән сез килешмисездер - каршы килергә ашыкмагыз. Тынлык минутларын көтегез һәм җавапларыгызны бер-ике сүзгә кыскартыгыз. Ул бөтен көче белән диалогка керергә тырышачак, бирешмәгез.
"Позитивта" калыгыз
Барысыннан да уңай як табарга тырышыгыз. Вампирлар төрле күңелсез хәлләр турында да сөйләргә ярата. Сүзне җиңелрәк темаларга күчерегез.

Визуализация
Үзегез тирәсендә яклаучы энергетик калканнар куегыз. Алар көзге, сабын куыгы, кирпеч дивар, яктылык рәвешендә булырга мөмкин - конкрет образ мөһим түгел. Үзегезгә уңайлырак тоелган әйберләрне сайлагыз. Шул ысул белән сез нейтраль кәеф саклап калырсыз, тыныч булырсыз һәм аңа энергиягез, сезнең хис-кичерешләр белән тукланырга ирек бирмәссез.
Үзегезне "бикләгез"
Бәләкәй балага караганда бармакларын бер-берсе өстенә салып торган кешеләрне күргәнегез бармы? Бу алым өлкән кешеләрне дә саклый. Аякларыгызны, кулларыгызны яисә бармакларыгызны шулай куеп, үз-үзегезне саклагыз.
Фото:. Пиксабай

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: