Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 март 2021, 14:28

Бу катнашма ютәлләүне бик тиз бетерә!

Бу катнашма иң көчле ютәлне дә 3 сәгатьтә бетерергә сәләтле. Ул шул кадәр файдалы ки, заманча дарулар да бер читтә торсын!


Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә табигый әйберләр ята. Тиз арада терелергә кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал кашыгының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.

Балагыз ютәлли башласа, даруханәгә йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: “Саулык. Татар халык медицинасы”

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.ru/

Читайте нас: