Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 март 2021, 12:04

Тылсым белән дәвалана беләсезме?

Заманча медицина дәвалый алмаган авыруларга тылсым белгечләренең үз ысуллары бар.Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, әмма аларның ярдәме тигән кешеләр дә бар икән. Моның өчен тылсымлы төнәтмә ясарга кирәк. Ничек итепме?

Табиблар төгәл диагноз куя алмаган авыруларга им-томчылар мондый киңәшләр бирә.
Сары мәтрүшкә (зверобой) белән ак мәтрүшкәне (тысячелистник) тигез күләмдә алабыз һәм кичкелеккә кое суына салып куябыз. Бер калак кипкән дару үләненә бер стакан су кирәк. Иртән бу төнәтмәне өч минут кайнатып алабыз, суытабыз.
Көненә өч тапкыр ашар алдыннан берәр стакан эчәргә кирәк. Җиде көн эчкәч, ундүрт көн ял итәләр, соңыннан янә җиде көн эчәләр. Шулай биш тапкыр җидешәр көн эчәргә мөмкин.
Болай дәваланыр алдыннан теш щеткасын, мунчаланы, сабынны, таракны яңага алыштырырга кирәк икән.
Менә шулай...
Фото: Пиксабай.ru
Ләйсән Якупова https://kiziltan.ru
Читайте нас: