Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 март 2021, 16:47

Саклау һәм саклану өчен

Март аенда кара карлыган куакларына игътибарлырак булыгыз: әгәр ботакта юан, бүртенгән бөреләр күренә икән, димәк, куак бөре талпаны белән зарарланган дигән сүз.

Аларны өзеп яндырырга киңәш ителә. Чөнки, көннәр җылына төшеп, талпаннар бөредән чыкса, алар башка бөреләрне дә яулап алачак. Әгәр ботакта мондый бөреләр күп икән, аны сындырып, яндырыгыз.
Язга табан безнең бакчадагы ярдәмчеләребез – кошларга – азык табу авырлаша. Алар өчен терлек мае, икмәк кисәкләре салып, аш урыннары әзерләгез.
Бу чорда җир астыннан күсе-тычканнар чыга, чөнки запаслары бетә. Менә бу кимерүчеләр кар астыннан гына ерып барып, агач-куакларның кайрыларын кимерә, хәтта алар нык зыян китергән үсентеләрне коткарып булмаска мөмкин. Шуңа да, беренчедән, агач төпләрендәге карны таптап-тыгызландырып торыгыз. Икенчедән, кибетләрдә сатылучы Шторм, Клерат, Зерноцин, Гельдан препаратларын кулланырга мөмкин. Шулай ук кимерүчеләргә каршы көрәштә түбәндәге составны үзегез эшли аласыз:бер өлеш цемент, бер өлеш шикәр комы һәм ике өлеш онны кушып болгатыгыз да, шушы составны тәлинкәләргә салып, бераз гына исле үсемлек мае тамызып, күсе-тычканнар күп йөри торган урыннарга урнаштырыгыз. Файдасы бик зур, күрерсез!

Автор : Гөлара Арсланова

Фото:https://omet-rb.rbsmi.ru

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: