Стэрлебаш чишмэлэре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 март 2021, 13:44
Яшең җитсә кырыкка...
Сер түгел, кеше олыгайган саен организмда файдалы матдәләр дә азая. Һәм бу хәл без әле урта яшьләргә җиткәндә үк башлана. 40 яшькә җиткән кешенең организмы нинди витаминнарга кытлык кичерә соң?
1. Тимер. Канда тимер дәрәҗәсен, кагыйдә буларак, йөклеләр игътибар белән күзәтә. Әмма бала дөньяга килү белән, без анемиянең куркынычларын онытабыз кебек. Шул ук вакытта, тимер җитмәү сәбәпле, без даими сүлпәнлек һәм арыганлык кичерә алабыз.
2. Кальций. Галимнәр көненә кимендә 3 төрле сөт продуктлары ашарга киңәш итә - нәкъ менә шул сан организмны тиешле күләмдә кальций белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
3. Витамин D. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, уртача полосада яшәүче хатын-кызларның 90 проценты диярлек D витаминының кимчелеген кичерә. Беренчедән, кояш көннәре бездә күп түгел. Икенчедән, без урамда бик аз вакыт уздырабыз.
4. Магний. Бу элементны без яшел яфраклы яшелчәләрдән, чикләвекләрдән, минераль судан ала алабыз. Кызганычка каршы, күпчелек хатын-кызлар яшелчәләрне җитәрлек күләмдә ашамый. Өстәвенә, кибетләрдә сатыла торган салат һәм шпинат еш кына теплицаларда үстерелә. Ә анда файдалы матдәләрнең кирәкле концентрациясе юк.
Фото:
pixabay.com
Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.ru/
Читайте нас:
Новости партнеров
Ҡыш ҡасан килә?
Уфимский лимонарий – точка притяжения туристов со всех концов России
Балтачлар аккошлар гаиләсе өчен борчыла