Файдалы киңәшләр
25 Сентября 2019, 19:41

Йортта хайван тоту кирәкме?

Әти-әнисеннән эт яки мәче алуны сорамаган бала бармы икән?

Психологлар әйтүенчә, йорт хайваннары яшәгән йортта балага күпкә яхшырак. Ләкин аны алганчы шуны исәпкә алу мөһим: беренчедән, балагызга 6-8 яшь булырга тиеш, икенчедән, өлкәннәрнең үзләренә дә мәшәкатьләргә әзер булырга кирәк.


“Өйдә йорт хайваны яшәгәндә (шәхси йортларда – ишек алдында да) балалар җаваплылык, үзаллылык хисен иртәрәк тоя башлый, аның үсеше тизләшә,- ди психологлар.- Ләкин мәче яки эт, ташбака яки попугай сатып алганчы улыгызга яки кызыгызга малкайның уенчык түгел, ә гаиләнең бер әгъзасы булачагы, шуның өчен кайгыртырга кирәклеге турында аңлатыгыз. Бу көннән алып гадәти аккан тормышыгызның күп елларга үзгәрәчәген дә онытмагыз. Мәхлукны “җиләтте” дип кенә чыгарып ташлау ярамый”.

"Өмет" гәзитеннән.

Фото: mojdetskijsad.ru


Читайте нас