1.Көнгә кимендә 2 л сыеклык эчегез. Бу — морс, сок, минераль су булырга мөмкин.
2.Чамасын белеп, аз-азлап, гел бер вакытта ашагыз.
3.Көн саен ботка ашагыз. Солы, карабодай, тарыда бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп.
4.Майлы итне мөмкин кадәр чикләгез. Тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ысланган ризык, колбасалар белән мавыкмагыз. Ризыкны парда пешерегез.
5.Алкоголь — бавырның төп дошманы.
6.Иртән һәм кич ярты сәгатьлек күнегүләр бавыр эшчәнлеген яхшырта. Аз хәрәкәтләнү бавырга зур зыян сала.
7.Гигиена таләпләрен үтәгез. Пычрак кул күп чирләр, шул исәптән А гепатитына китерә ала.