Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 февраль 2019, 11:38

Бавырны кайгыртыгыз!

* Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.

* Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә.
Кишерне дә шулай ук чи килеш тә, пешереп тә ашарга була.
* Кабакны да еш ашарга кирәк. Ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.
* Алма, груша кан составын яхшырта.
* Күрәгә, инжир, йөзем шулай ук бавырга файдалы. Алар тазаруга каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә.
* Әстерхан чикләвеге составындагы аргинин бавырдан аммиакны чыгара, ә омега-* бавырны сәламәт хәлдә тота.
* Кузаклы культуралар тиз үзләштерелә торган аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын яхшырта.
* Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: